news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июльдә җәмгыять белеме, география, физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар

Казанда имтихан кабул итү пунктлары республиканың дәүләт вузларында эшләячәк

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Иртәгә – 15 июльдә югары уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентлар җәмгыять белеме, география, физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Мондый мөмкинлек мәктәпне узган елларда тәмамлаган, башлангыч һәм урта махсус һөнәр бирүче уку йортларын 2010 елда тәмамлаган, урта (тулы) гомуми белем программасын чит илләрнең гомумбелем бирү учреждениеләрендә үзләштереп, Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшыра алмаган, шулай ук имтиханны кайбер сәбәпләр аркасында бирмәгән затлар өчен бирелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, “икенче дулкын” вакытында 7341 кеше-имтихан булу көтелә. Җәмгыять белеменнән - 1268, географиядән - 63, физикадан 1242 абитуриент сынау тота.

17 июль – биологиядән (959 кеше) һәм Россия тарихыннан (749) имтихан көне. Бу көннәрдә дә сынау тотарга мөмкинлеге булмаганнар өчен 19 июль өстәмә көн итеп билгеләнде.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хокук бирә торган рәхсәт кәгазен, паспорт һәм аттестатны (яки дипломны) күрсәтеп, агымдагы елның 20 июненнән алып 5 июльгә кадәр Казанның 170 нче мәктәбендә, Яр Чаллының 46 нчы мәктәбендә алырга мөмкин иде.

Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда имтихан кабул итү пунктлары Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында, Казан дәүләт технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында, Казан дәүләт ветеринария медицинасы университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан педагогика көллиятендә, Казан дәүләт техник университетында, Казанның 49 нчы урта мәктәбендә, Казан федераль университетында урнашачак.
Татарстанда шулай ук Яр Чаллыда – дүрт, Әлмәттә өч урында имтихан кабул итү пунктлары эшләячәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100