news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^14 мартта ТР Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектын карауны дәвам итәчәк

^14 мартта ТР Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектын карауны дәвам итәчәк

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы республика парламентының чираттагы утырышының көнен 14 мартка билгеләде. Утырышта икенче укылышта "Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы" закон проекты каралачак. Моннан тыш, көн үзәгенә "ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР территориаль сайлау комиссияләре турындагы" (II укылыш) ТР Законның аерым нигезләмәләрен вакытлыча туктатып тору турындагы, ТРның сайлаулар һәм референдумнар турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы һәм "ТР Президентын сайлаулар турындагы" ТР Законын вакытлыча көченнән туктату турындагы (III укылыш) закон проектлары кертелгән. Искә төшереп үтәбез, Татарстан Конституциясенә һәм республика законнарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү РФ Субъектлары башлыкларын сайлауның яңа тәртибе белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100