12 сентябрьдә «Рубин» белән «Локомотив» уйный
Тиздән билетлар сатыла башлаячак
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия чемпионатының 8 нче туры матчлары датасы билгеләнде. «Рубин» белән «Локомотив» 12 сентябрьдә Казанның "Үзәк стадионы"нда уйнаячак. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Тиздән билетлар сатыла башлаячак.