news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

10 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда X халыкара икътисад форумы бара, туган телләр укыту турында депутаталарга мөрәҗәгать әзерләнгән, Казан ипподромында сезон ачыла.

Рөстәм Миңнеханов: Европада безгә ихтыяҗ булачак, аларга хәләл продукция кирәк/ Татарстан компанияләренең Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән төбәк дәрәҗәсендәге эшчәнлектә бернинди каршылык та туганы юк, диде президент.



Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча депутатларга мөрәҗәгать әзерләнгән/ Республикалардагы җәмәгатьчелек бу закон проектына каршы, ә депутатлар үз фикерен белдерми, ди инициатив төркем вәкилләренең берсе Айрат Фәйзрахманов.

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зыярәт кылдылар/ Татар театрына нигез салган драматургны искә алырга әдәбият, сәнгать, дин әһелләре һәм театр коллективы килде.

“Казан- Эрмитаж” үзәгендә татар милләтле француз рәссамы күргәзмәсе ачыла/ Экспозициядә Ринат Анимаевның 2017 елда Казан күргәзмәсе өчен махсус язылган йөздән артык эше куела.



Казанда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасының финалы була/ Уенда финалга чыккан «Агро Boys» (Казан), «Биш Бармак», (Мамадыш) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары катнаша.



Казан ипподромында сезон ачылышында бөтен дөньядан килгән җитмештән артык ат катнашачак/ Ярышларның приз фонды 500 мең сум тәшкил итә.

 
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100