news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Россиядә яңа такси сервисы барлыкка киләчәк

1 июльдән Россия төбәкләрендә «СвифтДрайв» дип аталган һәм безнең илдә оештырылган такси сервисы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Известия».

Компания «Яндекс.Такси» белән хезмәттәшлек турында килешкән инде. Шулай ук ул «Ситимобил»ның партнеры булып та тора.

Яңа агрегатор Россия базарыннан киткән Gett урынын алырга һәм транспорт хезмәтләре сегментының 12-15 процентын биләргә җыена.

«Сервис бердәм платформада транспорт хезмәтләре белән тәэмин итүчеләрне берләштерәчәк, корпоратив клиентка операцион процессларны җайлаштырачак, транспорт хезмәте күрсәтүгә 25 процентка кадәр экономия ясаячак», – дип сөйләгән проектка нигез салган Станислав Ястржембский.

Ул бүгенге көндә проектка 30 миллион сумнан артык инвестиция кертелүен әйтә. Компания табыш кертә башлаганчы салынган кертемнәрнең гомуми күләме 150 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәннән соң, Көнбатышның күп кенә илләре Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. Кайбер компанияләр Россия базарыннан китү турында игълан итте. Март аенда Россиядән такси заказы буенча Кытай сервисы DiDi китте. Соңрак үз эшен туктату турында «Ситимобил» белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100