news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^1 июльдән Татарстанда бюджет даирәсе хезмәткәрләрен диспансерлаштыру башланачак

^1 июльдән Татарстанда бюджет даирәсе хезмәткәрләрен диспансерлаштыру башланачак

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). 1 июльдән Татарстанда бюджет даирәсе (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт) хезмәткәрләрен өстәмә диспансерлаштыру оештырылачак. 35-55 яшьлек 207 мең кешенең сәламәтлеген тикшерү планлаштырыла. Бу хакта бүген Дәүләт Советында үткәрелгән “Балалар йөрәгенә операция ясау өлешендә милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында” брифингы вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры Гүзәл Яруллина белдерде.

Г.Яруллина шулай ук 2006 елның 1 июленнән “Сәламәтлек” өстенлекле милли проекты кысаларында республикада 20 мең яңа туган сабый тумыштан булган каты авырулар булу-булмауга тикшереләчәк.

Ә 2006 елның апрелендә, Г.Яруллина мәгълүматына караганда, Татарстанга 203 миллион сумлык заманча диагностика җиһазлары (электрокардиограф, УЗИ аппаратлары, лаборатория җиһазлары, маммографлар) кайтарылачак. Татарстан шәһәрләре һәм авылларының амбулатор-поликлиника учреждениеләре әлеге җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Апрельдә республикага шулай ук 52 миллион сумлык 90 берәмлек санитар транспорты кайтарылачак.

Г.Яруллина сүзләренчә, Татарстанда бүген үк “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектының бер юнәлеше уңышлы рәвештә гамәлләштерелеп килә. Моңа табиб, терапевт, педиатр, шәфкать туташларына өстәмә акчалата түләүләр (ел башыннан 552 миллион сум түләнгән) һәм туу сертификатлары (11 мең сертификат бирелгән) керә.

Брифингта катнашкан ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов 2005 елда ТР бюджетыннан республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәмгә 3 миллиард сум өстәмә керем бүлеп бирелүен искәртеп үтте, бу сумма сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә, медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләр төзүгә юнәлтелгән. Тагын 1 миллиард сумга якын акча “онкология” юнәлеше буенча җибәрелгән һәм 600 миллион сумы – РКХ.

Ч.Мәхмүтов сүзләренчә, республика офтальмология хастаханәсе төзелешен төгәлләүгә бюджет акчалары бүлеп бирү планлаштырылган. Өстәвенә, бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү буенча конкрет вакыт билгеләнгән, аларны файдалану контроле бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100