news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 гыйнвардан картлык буенча пенсияләр индексацияләнәчәк

Уртача иминият пенсиясе 14 мең 75 сум булачак, ә эшләми торган пенсионерларныкы 14 мең 329 сум.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел пенсияләр инфляциядән тизрәк артачак. Бүгеннән эшләми торган пенсионерлар өчен ул 3,7 процентка күбрәк булачак. Социаль пенсия 4,1 процентка артачак. Ә эшли торган пенсионерларның пенсиясе 1 августта гына артачак. Бу хакта “Российска газета” яза.

Быел пенсия 1 февральдән түгел, 1 гыйнвардан ук арттырылып түләнәчәк.

Шулай итеп, уртача иминият пенсиясе күләме 14 мең 75 сум булачак, ә эшләми торган пенсионерлар өчен – 14 329 сум.

Эшли торган пенсионерларның пенсиясе эш белән тәэмин итүчеләр Россия пенсия фондына күчергән кертемнәр исәбенә артачак. Аларның пенсиясе 244 сумга артырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot