news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьдән Татарстанда электр энергиясенә бәя арта

1 декабрьдән Татарстанда яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе артачак. Яңа тарифларны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслады. Бу хакта Комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, ай башыннан республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, 4,68 сум/кВтч тәшкил итәчәк, электр плитәләре һәм (яисә) электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен - 3,58 сум/кВтч, ә авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен - 3,28 сум/кВтч.

«Тәүлекнең зоналары буенча кулланылган электр энергиясе күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә торган исәпкә алу приборы урнаштырылган очракта тариф төрлечә исәпләнергә мөмкин», диелгән комитет хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100