“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының

“ТАТАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ
МӘКТӘБЕ”

Татар журналисты булырга телисезме?

“Татар-информ” сезне “Татар журналистикасы мәктәбе”нә стажировка үтәргә чакыра.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән стажерлар “Татар-информ” агентлыгына

эшкә алына яисә башка газета-журналларга тәкъдим ителә.

СТАЖИРОВКАГА ГАРИЗА
Мөмкинлек булганда,
өйрәнеп калыгыз!
СТАЖИРОВКА
ТҮЛӘҮСЕЗ
10

көн дәвамында без сезне жанрлар, формалар һәм геройлар белән эшләргә өйрәтәбез

13

журналист белән файдалы аралашу, тәҗрибә өйрәнү

17

мавыктыргыч дәрес, интерактив
уеннар һәм
мастер-класслар

29

“Татар-информ”
агентлыгы –
29 ел дәвамында
Татарстан
Республикасының
абруйлы мәгълүмат
чыганагы булып тора.


“Татар-информ”ның татарча сайтлары – иң популяр татар телле сайтлар исемлегендә.

“ТАТАР-ИНФОРМ”ДА СЕЗ ЖУРНАЛИСТИКАНЫҢ ТӨРЛЕ ТАРМАКЛАРЫНДА ТӘҖРИБӘ ТУПЛАРСЫЗ

хәбәр
язарга
өйрәнерсез

танылган кешеләрдән интервью алырсыз

соцчелтәрләр өчен видеороликлар эшләрсез

аналитик материал әзерләрсез

SMM кагыйдәләренә төшенерсез

СТАЖИРОВКАГА
КЕМНӘР КИЛӘ АЛА?

Стажировка үтү өчен төп шарт – татар телен камил белү.
Үзләрен журналистикада сынап карарга теләгән һәркемне чакырабыз.

Татар теле белгечләрен (педагоглар, тәрҗемәчеләр, фәнни хезмәткәрләр һ.б).

Татар телен яхшы белгән һәм үзләрен сынап карарга теләгән студентларны.

ОСТАЗЛАР

Алсу Исмәгыйлева

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шеф-редакторы, “Татар журналистикасы мәктәбе” җитәкчесе:

“Татар-информ” һәм башка мәгълүмат чаралары эшчәнлеге, татар журналистлары алдында торган бурычлар белән таныштыру (кереш лекция)
“Аудитория теле һәм теләкләре” (мастер-класс)

Рәмис Латыйпов

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы баш редакторы:

“Журналист максатлары: эзлә һәм тап” (интерактив уен)
“Репортажны ничек язмаска?” (интерактив уен)
“Аналитик жанрлар” (лекция)

Лилия Гаделшина

“Атна вакыйгалары” газетасы редакторы:

Яңалык формуласы: стандартлар” (лекция)

Рузилә Мөхәммәтова

“Татар-информ” журналисты:

“Интервью” (лекция)
“Хәйләкәрлек һәм тема” (мастер-класс)

Гөлнар Гарифуллина

“Татар-информ” журналисты:

“Тиз язу” (мастер-класс)

Алсу Хәбибуллина

“Татар-информ” SMM белгече:

“Соцчелтәрдә кармак салу” (лекция)

Эльза Галимова

“Татар-информ” SMM белгече:

“Соцчелтәрләрдә контент төрләре” (лекция)

Рәис Габдуллин

“Татар-информ” тәрҗемәчесе:

“Татарча тәрҗемә нинди булырга тиеш?” (мастер-класс)

Журналистикага өйрәнүнең төп шарты – эшләп карау.
Шуңа теория практика белән үрелеп барачак.

СТАЖИРОВКА 8 – 15 АПРЕЛЬ
КӨННӘРЕНДӘ УЗАЧАК

15 АПРЕЛЬ

18.00 Стажировка нәтиҗәләрен игълан итү, сертификатлар тапшыру, иң көчле укучылар белән хезмәт килешүе төзү

8 АПРЕЛЬ

18.00 – 21.00
(Дәресләр)

10 АПРЕЛЬ

18.00 – 21.00
(Дәресләр)

9 АПРЕЛЬ

18.00 – 21.00
(Дәресләр)

11-12 АПРЕЛЬ

18.00 – 21.00
(Практика)

Стажировкага гариза

ГАРИЗАНЫ ҖИБӘРЕРГӘ

ГАРИЗА ҖИБӘРЕЛГӘН

Конфиденциальлек сәясәте

Редакциянең адресы
Электрон почта

420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
info@tatar-inform.tatar