Татар тарихын саклау өчен фотоархив булдырырга кирәк - фотограф Рамил Гали

"Татар-информ" агентлыгы фотографы фикеренчә, татарларга бәйле фотолар аз булу сәбәпле, аларны саклауга зур игътибар бирергә кирәк.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Танылган фотограф Рамил Гали фикеренчә, тарихны саклау максатыннан, Татарстан Республикасында фотоархив булдырырга кирәк. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында ул ни сәбәпле татар тормышын чагылдырган тарихи фотоларның аз булуы, фото культурасы, фотоларга бәйле нинди кызыклы вакыйгалар булуы һәм татарларның ни сәбәпле "карточкага төшү" дип сөйләшүе хакында сөйләде.

“Фотолар – тарихи чыганак”

- Рамил әфәнде, фотографияләр халыкның тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

- Мин үзем фотографияләр өчен бик нык борчылам. Алар тарих өчен бик кирәкле материал. Ул безнең әтиләрнең, абыйларның, бабайларның ничек эшләгәннәрен, яшәгәннәрен, нәрсә ашаганнарын гына түгел, безнең Татарстанның үсешен күрсәтә.

Минем белән бергә эшләгән Николай Седов дигән фотограф бар иде. “Мин авылга кайткач, тарантаска утырып, эш вакытын, чәчү вакытларын, савымчыларның ничек эшләгәнен карточкага төшереп (Рамил Гали “карточкага төшерү” дип сөйләшүне хуп күрә - ТИ) йөрим”, - дип сөйли иде. Ул фотолар архивта саклана. Ләкин фотографлар китәләр, үләләр һәм архивлары ташлана. Аларның балаларына ул фотолар, бәлки, кирәктер, ләкин инде оныклары аңламыйлар. Архивны ташлыйлар, ул югала.

Бездә архив материалы булырдай фотолар бик аз калган. Менә бер мисал. Безнең Казандагы бер фотографның чормасында негативлар табалар, кәгазьгә төшергәч, анда революциягә кадәрге Казан рәсемнәре булуы ачыклана. Ул кешене 1937 елда атып үтергән булалар, чөнки аның немец кешеләре белән төшкән фотосы табыла. (Сүз Казан аптекаре Арнольд Бренинг (1879-1937) турында бара - ТИ). Шушындый очраклар булгач, күп кешеләр, куркып, фотографияләрен юкка чыгара.

Аннан соң элек авылларда карточка ясавы бик авыр булган. Шуңа күрә дә бүгенге көнгә ул чорның фотографияләре бик аз. Күп нәрсәне белмибез.

Менә хәзер яшьләрдән сорыйбыз – Татарстанда Минтимер Шәриповичка кадәр хөкүмәт башында кем булган? Белмиләр. Казан губерниясеннән алып санаганда, бездә 100 кеше идәрә иткән. Башта губернаторлар, аннан соң беренче секретарьләр, ә бер фото да юк - белмибез.

 

"Коммунист". 1980 еллар. Яшел Үзән районы Норлат авылында Сабан туе. Авыл агайлары дога кыла, шул ук авыл кешесе - Казаннан кайткан коммунист, принципиаль рәвештә кулларын күтәреп, дога кылудан баш тарта. 

Кеше үз иленең тарихын белсен өчен музейлар кирәк. Берничә минутка кереп чыгасың һәм кемнәр идарә иткән, ничек булганын күреп була. Фотографияләр тарихны аңларга ярдәм итә.

Безгә хәзер фотоархив кирәк. Ул безгә тарихны курсәтә алыр иде. Хәзер яшьләргә тарихи дәреслекләр булдырырга кирәк, анда, әлбәттә, фотолар булуы бик мөһим. Фотоларда елларны да күрсәтергә кирәк.

Сугыш вакытында да кешеләр фотога төшкән. Кемдер сугышта үлеп калган, ә кемнәрнеңдер карточкаларын альбомнары белән бергә ташлаганнар. Шул фотолар белән безнең тарих та китә.

Фотография культурасы булырга тиеш

Фотоның культурасы да булырга тиеш. Борынгы фотоларда культура бар. Анда кешене матур итеп утыра, киемнәре матур, утлар куела. Ул фотоларны композиция белән фотохудожниклар төшергән. Кемнән икәнен артына язып куеп, матур итеп тапшырганнар. Шулай ук карточка артына негативларның кемдә сакланганы да күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта да күп фотолар телефоннарда, компьютерларда саклану сәбәпле, юкка чыга. Бүген төшергән карточкалар иртәгә булмаска да мөмкин.

Минемчә, архив булдырсак, музейларның фото өчен филиаллары булса, фотоагентлыклар ачсак, яхшы булыр иде. ТАСС агентлыгы бар, анда Россиянең борынгы фотолары күп. Ә Татарстанда юк. Музейлар фотоларны эзләми, карточкаларны чүпкә саныйлар. Ул чүп тугел, безгә бик файдалы әйбер. Шул фотоларга карап тарихны, нинди кием кигәннәрен, балаларның нинди уенчык белән уйнаганарын да белә алабаз. Ни өчен видео түгел диярсез? Чөнки видео карар өчен күп вакыт кирәк, ул башка төрлерәк әйбер. Ә фотография музее булса, аны 15 минутта карап чыгарга була.

Фото – ул сәясәт

Аннан соң, карточка ул – сәясәт икәнен дә исәпкә алырга кирәк. “Менә моны төшерегез, моны төшермәгез” дигән әйбер һәрвакыт булган. Сугыш вакытын алсак, башта фотохәбәрчеләр бар күренешләрне дә төшергән. Аннан өстән әйтәләр: сугышның начар, үтергән вакытларын күрсәтмәскә, матур гына алга барган армияне күрсәтергә кушалар.

Апас районында манарасы сакланып калган мәчет. "Бөтен тирә-яктагы авылларда мәчетләр клубларга әйләндерелеп бетерелгән, ә боларда сакланып калган. Әбиләр юлчылар - ягъни безнең исәнлеккә дога кылды".

Тыңлаганнар, күңелсез фотоларны төшермәгәннәр. Шуңа күрә немецларның сугыш чорына караган карточкалары күбрәк, аларның һәрберсендә диярлек фотоаппарат булган. Алар ягыннан фотолар бик күп, ә бездә аз, шуңа күрә без ул фотоларны сакларга тиешбез.

Борынгы фотолар нигә аз?

-Сез татар тарихын чагылдыручы фотолар югалган дисез. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

-Беренчедән, ул куркудан. Ак гвардиячеләр, буржуа кешеләре белән фотога төшкән өчен үтерергә, хөкемгә тартырга мөмкин булганнар. Ә карточка шул буржуа кешеләрендә булган да инде, авылдан килеп фотога төшү сирәк булган. Карточка байларда булган. Алар революция булгач, куркып, фотоларын юкка чыгарганнар.Ә авылларда фотография эшләтү бик авыр була.Хәзер авыл үзгәрде, йортлар башка, элеккесе тарихта калды, аны кире кайтарып булмый. Ә карточкаларны ташлыйлар.

90 елларда фотога төшерү җиңелләште - “КОДАК” килде. Аппарат бар, төшерәләр, кәгазьгә зурайтып бастырыла. Ул вакытларда “мыльница” дигән фотоаппаратлар таралды – төшерәсең, өч сумга фото ясап бирәләр. Менә хәзер шул карточкаларны сакларга кирәк. Элекке аклы-каралы фотолар көмеш кулланып эшләнгән. Ә төсле карточкалар гади буяу белән ясалган, аларга аз гына кояш нуры төшсә дә, уңалар. Шул карточкаларны кояш төшә торган урынга куйсагыз, алар ярты елдан юкка чыгачак. Ул фотоларны цифрга күчереп кенә саклап калып була.

- Сез иң борынгы татар фотографиясе дип кайсын атар идегез?

- Интернетта махсус төркем бар, кызыксынган кешеләр шунда керә. Кемдә нинди фото бар, шуларны сканер аша үткәреп куялар. Минем Казанның 1898 елгы карточкасын күргән бар. Анда безнең Кремль төшерелгән, ул вакытта башка һәйкәлләр дә булган.

- Атаклы татар шәхесләренең фотографияләре бик аз. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Мин әйтеп киткән идем бит, фотолары булган кешеләрне атканнар дип. Аптекарь-химик Бренинг милләте буенча немец булган, журналист кебек фотоаппараты белән йөргән. Карточкаларын журналларга биргән. Бай кеше, шуңа фотоаппараты да яхшы булган. Болак буйларын, бөтен матур җирләрне төшергән. Аны хөкемгә тарткач, шул фотолары өчен үтерәләр дә инде. Шуннан соң калган интелегенция дә куркуга кала, шуңа күрә фотоларын юкка чыгаралар.

Кызыллар вакытындагы фотолар бар, ә аклар юк. Кеше куркып, фотоларын бетергән. Казанга кызылларның кергәне бар, ә акларның Казанга ничек кергәнен күрмибез. Тарих бик кызык әйбер бит ул, шуңа күрә бөтен карточкалар кирәк.

- Кайсы чордагы фотолар аз?

- 1950 елларга кадәргеләре аз. 1950 елдан соң кечкенә форматлы фотоаппаратлар чыга башлый. Репортерлар чыга, шул вакытта бездә карточкалар күбәя. Кешеләрне төшереп, авылларга чыга башлыйлар. Үз карточкаларын җыеп, стенага эләләр, менә ул вакыттан карточкалар бар. Ә 1950 елга кадәргеләре аз.

Фото базары булырга тиеш

- Кемнәрдәдер, бәлки, элекке фотографияләр сакланадыр. Сез ул кешеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

- Хәзер базар дигән сүз бар бит. Ул карточкалар хәзер бик кыйбат тора. Менә безнең Казанда фото базары юк, әгәр дә булса, ул фотографияләрнең акча китерә алганын аңлый башлар идек. XIX гасыр фотолары 5000-10000 сум тора. Кемдер: “Монда мин төшмәгән, мин бу кешене белмим”, - дип, фотоны ташлый, 5000 сум акчаны ташлаганын аңламый.

Карточкалар хәзер кыйбатлана гына бара. Алар аз бит, аларның бәясе бар хәзер. Син ул кешеләрне белмәсәң дә, кайда төшерелүенә карамастан - ураммы ул, авылмы, киемнәрме – аларның бәясе бар.

Мәскәүдә коллекционерлар бар. Безнең Казанда юк. Бәлки, бер-ике кеше бардыр, әмма мин белмим. Мәскәүдәге коллекционерның берсе бер төрле тарихны, икенчесе башка төрлене җыя. Бездә дә карточкалар базары булса, кызыклы булыр иде.

Әгәр безнең борынгы фотоларны туплаучы агентлык булса, һәрбер карточка шунда җыелып барыр иде. Европада бу бар. Россиядә дә бар - ТАСС, РИА- НОВОСТИның фото бүлекләре бар, шунда архивлар җыела. Карточкаларны саталар. Россиягә генә тугел чит илләргә, бөтен дөньяга сатып була.

Безнең үзебезнең фотоагентлык булуы сәяси яктан да бик мөһим. Чөнки үзебезнең кешеләрне бөтен дөнья буйлап күрсәтә алабыз. Чит илләрдә безнең сайтларга кереп, безнең архивларга кереп, безнең турында мәгълүмат алырга мөмкиннәр. Безне белә башлыйлар.

“Тормыштагы үзгәрешләр фотоларда күренә”

- Үзегез төшергән фотографияләрегезнең кайсысы кадерле?

- Миңа бөтенесе дә бик кадерле. Мин бик күп еллар фотохәбәрче булып эшләдем. Бик зур архив бар. Нинди генә карточканы кулыма алсам да, күңелем була.

Миндә төрле мәчетләрнең фотолары бар. Төзегән чакта төшерелгән Кол Шәриф мәчете бар. Манаралар киселгән, авылларда мәчетләр булмаган вакытлар булды. Авылдагы беренче агач мәчетне төшергән идем. Ул бит элек юк иде, аннары барлыкка килде, шунысы кызык. Коммунистлар киткән вакыт, “революцияләр” булды, кибетләр буп-буш, ашарга юк, урамнарда хулиганнар йөргән чаклар. Аларны да төшереп йөрдем.

"Казан группировщиклары". Бауман урамы. "Гопниклар үзләрен фотога төшерергә кушмыйлар иде, алардан бар кеше дә курка иде. Шуңа күрә аларның фотолары да юк. Болар минем фотога төшергәнне күрделәр. Әмма аларның башлыклары никтер миңа сүз әйтмәде, кулын гына болгады".

Хәзер шәһәр, йортлар үзгәрде, стадионнар төзелде. Үзгәрешләрне карточка белән күрсәтергә мөмкин. Шуның өчен фотоларны бик сакларга кирәк. Казанда беренче никахны төшергән идем. Күп әйберләр булды инде.

“Бөтен нәрсәгә акча бар, фотога – юк”

- Сез ничек уйлысыз, фотографиянең, фотография сәнгатенең милләтне саклауда роле бармы?

- Менә карагыз. Кеше хәзер бай бит, шәҗәрәләр, нәсел агачлары ясый, шуның өчен дә карточкалар бик кирәк. Шунда фотолар куеп, нәселнең тарихын җыеп була. Кешеләр кызыксына башласалар, нәселләренең тарихы ачыла башлый. Кемдер моны башларга тиеш. Альбомнарны ясап, тарихны эшләргә кирәк.

Булган фотоларда кибетләрне, кешеләрнең нәрсә ашаганнарын, балалар бакчасы нинди булган, нинди уенчыклар, нинди машинада йөргәннәрен күрергә була. Тәлинкәдә нинди ипи булганы, өстәлләр, мебель - бөтен әйбер күренә.

Шуңа күрә мин әйтәм дә - бөтен нәрсәгә акча бирәләр: театрга да, кинога да, ә фотографиягә - юк. Без, фотографлар, кулдан килгәнчә, үзара фотолар, архивлар алышырга тырышабыз. Әмма барыбер ниндидер хөкүмәт дәрәҗәсендәге программа кирәк.

Мәсәлән, конкурс ясыйбыз, Татарстанның төрле җирләрен фотога төшерәбез, аннан иң яхшыларын, матурларын сайлыйбыз. Аннары ул карточкаларны чит илгә чыгарабыз, безнең Татарстанның ничек матур икәнен күрсәтәбез. Бездә шулай ук рәссамнар, фоторәссамнар бар. Ә шулай да безнең Татарстан турында шундый альбомнар юк.

Мин Мәскәүдә фотографлар җыелышында булган идем. Миннән: “Татарстанның ничә альбомы бар?” – дип сорыйлар. “Бер альбом да юк”, - дим. “Ничек, сезнең шундый матур фотолар бар, ә альбомыгыз юк?”- диләр.

Альбом ясар өчен фотографларның акчасы юк. Элек фотографларның заказлары бар иде, әмма альбом турында уйламадык, хәзер уйлыйбыз, тик хәзер акча юк. Һәрбер кешенең телефонында фотоаппарат бар, барысы ды төшерә, безне чакырмыйлар, заказлар юк. Шуңа күрә безнең альбом чыгарырга акча юк.

Менә Латвиядә, мәсәлән, фотографларга шәхси альбомнары чыгаруда хөкүмәт ярдәм итә. Фотога төшерер өчен самолетлар бирәләр. Мин менә Балтыйк буе фотографларының бик матур альбомнарын күрдем.

Бездә бик матур төшерүче бер 10 кеше бар, Аллаһы Тәгаләдә килгән фотографлар, ә калганнары - күбрәк һөнәрчеләр. Бөтен җирдә шулай инде, җырчыларның да барысы да яхшы җырлый алмый, санаулылары гына. Фотографлар арасында да шулай ук. Берәүләргә самолетлар, вертолетлар бирәләр, алар астан да, өстән дә төшерәләр матур җирләрне. Ләкин күңелләре белән иҗат итмиләр.

Фотоларга ислам да йогынты ясаган

Менә ни өчен Татарстан фотографлары арасында үзебезнең татар кешеләре бик аз? Безнең дин бит карточкага төшүне өнәми. Шул фотога табыну кебек килеп чыга дип уйлаганнар. Югыйсә, Коръәндә: “Аллаһ һәркайда һәм бар нәрсәдә” дип әйтелгән. Йорт, урам рәсемнәре буенча әйтелмәгән.

Хәзер без мәчетләрдә дә эшлибез. Төркия, Израильдә мәчетләрдә дә карточкалар элеп куялар. Хәзер дөнья үзгәрде, элек мәчеткә кергәч мулладан, төшерергә ярыймы, ярамыймы дип, махсус рөхсәт сорый идек.
Фотографияләр аз булуда диннең дә йогынтысы булган. Шуңа күрә алар бик аз калган. Безгә бу материалларны бик нык сакларга кирәк.

“Борынгы Казан фотолары юк”

- Сез 1980-1990 еллардагы вакыйгаларны да төшергәнсез. Без хәзер Татарстанда хәлләр күршеләргә караганда яхшы дип мактанабыз. Элек башка төбәкләр белә чагыштырганда Татарстан халкы ничек яши иде?

- Мин үзем Сочида туып үстем. Татарстанга җәен әби-бабай янына кайта идек. Аннан, армия хезмәтеннән соң, монда күченеп кайттык. Әле ул вакытта Татарстанда, Казандагы Бауман урамында да бик күп агач йортлар иде. Шуның белән Казан мин күргән башка шәһәрләрдән бик нык аерылып тора иде. Мин моны аңламаганмын, яшь вакыт бит. Аннан Казанны җимерә башлагач, ул йортларда бер генә буын түгел, ә берничә буыннар яшәгәнен аңлый башладым. Мин кайткан Казан юк инде. Минемчә, ничектер ул йортларның кайберләрен булса да, калдырырга кирәк булгандыр.

Безнең Боря Давыдов дигән фотограф бар иде, ул исән түгел инде. Ул “Деревянная Казань” дигән бик күп фотолар төшергән иде, аның зур күргәзмәсе булды. Ул төшергән фотолардагы агачтан ясалган матур йортларда символика бар иде. Анда үзенчәлекле тәрәзә кашагалары, балконнар, капкалар... Шуларның барысын да 5-6 елдан җимерделәр. Ул үзе бер тарих бит. Кеше үлә, ә архивларын таба алмыйбыз. Бер кыз бала чүп савытында бик матур фотографияләр күрә, шуларны җыя. Фотографлардан Боря Давыдов дигән кешене белмисезме дип сорый. Шуннан соң ул фотолар халыкка кайтты. Боря Давыдовның архивы хәзер Валера Павловта. Ул йортларның күбесе хәзер карточкада да калмаган.

"Сөембикә манарасына ай куйганда, аяз көндә күк күкрәде"

- Сез Сөембикә манарасына ай куюга шаһит булган, шуны төшергән кеше. Ул вакыйга нинди тәэсирләр калдырды?

- Ул эпизодлар бер китап язарлык. “Татарстан яшьләре”ндә эшли идем. Сөембикә манарасына ай куялар дип әйттеләр, шунда киттем. Анда “Эфир” каналы бригадасы, телевидение төркем бар иде, ә фотографлардан беркем дә юк. Мулла бар иде, ул вакытта танылган мулла иде ул, митингларда да катнашып йөрде. Кешеләр күп. Айны күтәрдек, куйдык. Кояшлы көн, карточкаларда да ул күренә. Һәм шунда өч тапкыр кук күкрәде, бөтенебез башны күтәрдек, бер болыт та юк, ә барыбыз да күкрәүне ишеттек. Каяндыр өстән кемдер нидер әйткән, шатланган кебек булды. Мин генә түгел, барыбыз да ишетеп, башны күтәреп карадык бит.

"Сөембикә манарасына ай куйганда, аяз көндә күк күкрәде".

Күп әйбер истә инде. Мәскәүгә Идел елгасы аша күпер төзү истә. Яшел Үзәннән паромнар белән йөри идек, Идел аркылы күпер бик кирәк иде. 20 градус салкын, ноябрь иде бугай, Идел өстендә әле боз юк, әмма бик салкын. Фотога төшерергә понтон белән барырга тиеш идек. Миңа әйтәләр понтон китте дип, мин йөгерәм, трапны алганнар, понтон кузгалырга җыена. Понтон артындагы ыргакларга ябыштым һәм понтон китеп тә барды. Эленеп торам шулай - өскә дә менеп булмый, аска да төшеп булмый. Мине күреп, тартып менгерделәр. Төзелеш җитәкчесе әйтә: “Хәзер сиңа бөтен әйберне төшерергә рөхсәт, үзең чак батмадың бит”, - ди.

Әллә нинди вакыйгалар булды инде төшергән вакытларда. КАМАЗ төзелешендә, трактор заводында да төшердем. Үзе бер китап язарлык.

- Хәзер һәр кешедә телефон, фотоаппарат, барысы да фотога төшерә, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә, аккаунтларга эләләр. Хәзерге фотоларга югалу янамый кебек. Сезнеңчә, фотоларны элгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Менә карагыз, һәрбер кешенең теле бар, бөтенебез җырлый белә. Фотоаппарат та ул тел шикелле, аны бар кеше эшли ала. Селфи эшлиләр. Төшерә дә, куя фейсбукка, вконтактега, одноклассникига. Моң, тавыш булмаса, без җырларга оялабыз, ә карточканы матур төшермәсәк тә, куярга ояламыйбыз. Әлегә кеше шушыны аңламый.

Безнең фотография үсештә. Тиздән моны аңлый башларлар, әгәр дә композиция булмаса, фото матур чыкмаганын белерләр. Хата белән язылган әйбер эленеп куелырга тиеш булмаган кебек, фотодагы хаталарны да төзәтмичә, интернетка куярга ярамый. Әлегә культура юк, ул булмыйча, без күп нәрсәне аңламыйбыз. Хәзерге телефоннарда бөтен нәрсә бар кебек, тик дөрес композиция, дөрес итеп төс сайлый белергә кирәк. Һәм кеше фото төшергән вакытта уйларга тиеш – мәсәлән, ничек итеп бассаң, дөрес төшереп, вакытны эләктереп була. Дөрес төшерелмәгән фотоны “убить изображение”, диләр.

Кешенең рәсеме тарихка кереп калырга мөмкин. Ул, кызыксынып, үзе өчен генә төшерергә мөмкин, ә ул фото тарихка кереп кала. Шуңа күрә фотоларга игътибарлы булырга кирәк.

1915 ел, Түбән Новгород, татар гаиләсе. "Сулда – минем җизни, уңда әбинең олы апасы. Җизни скрипкалар ясый иде, аңа музыка уен коралларын алырга Европадан да килгәннәр. Фотога төшүнең үз культурасы бар иде".

Минемчә, без Татарстанның профессиональ фотографларын сакларга тиешбез. Миңа Мәскәүдә: “Син бит татар кешесе, сиңа Татарстан, үзегезнең кешеләр булышсын”, - дип әйттеләр.

Мин Америкага килгәч, аларның заманча сәнгать музейларына Татарстанның бер кечкенә генә карточкасын куярга тәкъдим иттем. Алар Татарстан кирәк түгел димиләр, “Ә сезнең 36 елдагы фотолар юкмы”, - дип сорыйлар. Мин әйтәм: “Юк, мин ул вакытта тумадым да әле “, - дим.

Алар безнең фотоларга каршы килмиләр, ләкин үзләренең кешеләрен, фотоларын яраталар, күрсәтәләр, саклыйлар. Америкада бөтен музейларда, урамнарда бик күп карточкалар бар. Банкта акча янарга мөмкин. Ә сәнгать әсәрләре, аукционда сатыла торган әйберләр янмый, аны белергә генә кирәк. Фотография яки картина мадди кыйммәткә ия, аның бәясе бар.

Менә хәзер Голливуд актерларының карточкаларын аукционнарда саталар. Бер фото – бер миллион доллар торырга мөмкин. Бу бит үзе бер төрле банк шикелле. Спортсменнарның фотолары бик кыйммәт. Безнең фотолар да кыйммәт булырга тиеш. Шунда кибетләргә керәсең, карточкалар сатыла, фотографлар турында китаплар, аларның биографиясе, нинди күргәзмәләрдә катнашуы турында белеп була. Йортларда да карточкалар эленеп тора анда, алар болай гына эленми, сатып була. Шундый базар бар. Бездә карточкаларны ташлыйлар, ә аның бит бәясе бар.

Татарлар ни сәбәпле карточкага төшү дип сөйләшә?

- Татарлар фотографияләрне “карточка” диләр, Сезнеңчә, “карточкага төшәбез” дип сөйләшү ул каян килеп чыккан сүз?

- Минемчә, карточка ул карта дигәннән алынган. Рәссамнар карталарга төшергән бит. Элек зур пластиналар юк иде, кечкенә пластиналар, агачтан ясалган камералар булган. Карта кебек пластиналарга төшергәннәр. Бергә җыйсаң, уен карталары колодасы кебек була. Шуннан килгән сүз ул карточка, карта.