Ркаил Зәйдулла: Сан арттыруның бер генә юлы бар, һәм аны хәзер мәктәп укучысы да белә

Язучылар берлеге рәисенең Милләт җыенындагы чыгышын тәкъдим итәбез.
Пешкәч тә селкенүче кыслалар турында риваятьне күбегезнең ишеткәне бардыр. Кыскача болай: Искәндәр Зөлкарнәй (ягъни Александр Македонский) янына фарсы шаһы кунакка килә. Дипломатик сөйләшүләрдән соң, мөгаен, ул заманнарда да банкет булгандыр, шуңа күрә Македонский үзенең ашчысын чакырып, табынга фарсы шаһын шаккатырырлык, моңарчы беркем дә күрмәгән ризык куярга боера. Вакыты җиткәч, ашчы табынга тирән төпле савытка тутырып пешкән кыслалар чыгара. Иң гаҗәбе — алар селкенә, хәрәкәтләнә! Бу могҗизаның серен сорагач, билгеле була: ашчы иң төпкә тере кысла салган икән. Һәр эштә дә шулай: бер тере, эшлекле кеше булса, хәрәкәт башлана. Безнең халыкта эшчән, булдыклы кеше турында «үлгәнне дә терелтә бу!» дигән гыйбарә бар. Әлбәттә, кыслаларның барысы да тере буса, хәрәкәт тагын да көчле булыр иде, һәм аларны хәтта патшалар да ашый алмас иде. Тарихыбызга күз салсаң, милләтне алга әйдәүче шәхесләр бездә шактый булган. Артык еракка китмичә, 20 гасыр башына күз салсак та, без анда татар дөньясын хәрәкәткә китергән бик күп шәхесләрне саный алабыз. Бу бит халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларына бернинди дәүләт ярдәме булмаган заманда! Ясаклы татарлар булган, йомышлы татарлар булган, ә мәктәп-мәдрәсәләрне шулар ук үз акчаларына салган, үз акчаларына тоткан. Совет хакимияте урнашкач, әлеге шәхесләр «буржуаз милләтчеләр» мөһере сугылып, кайсысы кырып бетерелә, кайсысы чит илләргә кача, кайсысының концлагерьларда эзе югала. Сирәк кенә исән калучылар яфрак астына поса, телләрен тешләргә мәҗбүр ителә. Ләкин мәдәниятен бөтенләй югалтмаган милләт тере агач кебек, көннәр язга авышса, ул тагын бөреләнә, яфрак яра. Сиксәненче еллар ахырында без моны үз күзебез белән күрдек. Ә хәзер нәрсә? Әлбәттә, милли тормышны хәрәкәткә китерүчеләр булмаса, без монда җыела да алмас идек. Сез бар! Төрле сәбәпләр аркасында безнең арада булмаган дистәләрчә, ә бәлки йөзләрчә әйдәманнар бар. Билгеле, һәркемнең дә колачы бер төсле түгел, эшчәнлекләрен дә бер аршын белән үлчәп булмыйдыр. Иң мөһиме — хәлдән килгәнчә рухи тормышка этәргеч бирү. Авыл тормышын күздә тотсак, эшмәкәре булмаган авылның бүгенгесе юк, мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк. Кызганыч, безнең милләт, 20 гасыр башындагы кебек, бер йодрыкка тупланмаган, бердәм милли мәгариф системасы юк, татар матбугаты, китаплары татар яшәгән бөтен төбәкләргә таралмый, дөресен әйткәндә, татар телендә укучы даирә дә торган саен азая бара. Моның сәбәпләре бүген беркемгә дә сер түгел. Татарларны азмы-күпме берләштереп торырга омтылучы булып Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТНВ-Планета каналы гына калды бугай. Үз Республикабыз яшәмәсә, бу да мөмкин булмас иде. Һәм 20 гасыр башында яшәгән Хөсәеновлар, Рәмиевлар кимәлендәге эшмәкәрләребез дә юк. Дөресрәге, матди байлык ягыннан аларны әллә кайда артта калдырган татар чыгышлы байларыбыз бардыр да безнең… Тик аларның чыгышы гына шул, кереше юк. Хәлбуки, капитализм шартларында (әйдәгез бездәге системаны шулай дип атыйк инде), бигрәк тә Татарстаннан читтә, иганәчеләрдән (ягъни спонсорлардан) башка бер генә милли-мәдәни эшне дә башкарып булмый. Күптән түгел генә без, язучылар, Татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, Башкортстанның кайбер районнарын урап, Оренбургның Татар Каргалысында булып кайттык. Анда безне борынгы мәчет нигезенә корып куелган «Нур» комплексы шаккатырды. Ул авыл балаларына өстәмә белем бирү өчен файдаланыла; әлегә аңа кыз балалар гына йөри, озакламый ир балалар өчен дә сыйныфлар булачак. Кызларга өстенлек бирү табигый, чөнки милләтнең киләчәге иң тәүдә хатын-кызларга бәйле булуын биредә яхшы аңлыйлар. Әлеге юнәлеш бездә Бубилар мәдрәсәсеннән үк башлана. Комплекста уку заллары, ашханә, спорт залы. Ишегалдында балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы; кыскасы, заманча мәктәпләрдә булган бөтен нәрсә бар. Хәтта укытучыларга да яшәр өчен күп фатирлы бина салынган. Ә бит монда асылда шушы ук авыл кешеләре укыта. Бирегә кыз балалар дәүләт карамагындагы мәктәп дәресләреннән соң килеп, татар телен камилләштерә, инглиз телен ныклап өйрәнә, кул эшләрен, аш-су әзерләү осталыгын үзләштерә, фитнес-гимнастика, драма түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Каникулларда лагерьлар оештырыла. Монда дин сабагы да алалар. Монысы инде, гадәттәгечә, каршылыксыз гына булмый, кайчакта Ырымбурдан килеп ваһһабчылык шәүләсен эзләп йөрүчеләр дә табыла икән. Шунысын да әйтергә кирәк, ШУШЫ КОМПЛЕКС АСЫЛДА БЕР КЕШЕ — эшмәкәр Альберт Биктеев акчасына салынган. «Безгә бабаларыбыз юлына кире кайтып төшәргә кирәк, — диде Каргалыдан тагын бер иганәче Әнвәр Искәндәров. — Балаларыбызның милли тәрбиясен без үз кулыбызга алырга тиеш булабыз. Нинди авыр елларда да халкыбыз шуның аркасында милли асылын югалтмаган.» Тик шунысы да бар, милли асылыбызны саклап калу бүген аерата кыен. Элек бит ЕГЭ, ягъни бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә тапшырырга дигән закон булмаган. Глобальләшү турында инде сөйләп тә тормыйм, әлеге процессның заманына күрә исеме генә үзгәреп тора. Кеше аңы хакына көрәш барган заманда һәркем үз баласы өчен көрәшергә, җиң сызганып эшләргә тиеш. Кыскасы, татар булу бүген кыйммәткә төшә, чын татар булып калу өчен җитеш тормышта яшәргә кирәк. Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Андагы кайбер… кем дияргә инде аларны? — кайнарбашлар —  татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт, дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә аерым халык, калганнары үз тамырларын оныткан башкортлар. Бер караганда, бернинди фәнни нигезе булмаган әлеге инсинуацияләрне телгә дә алмаска кирәктер — эт өрә, бүре йөри! — тик бит бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары, шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры энтузиазм белән генә алар берни дә майтара алмаслар иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора. Татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итү, янәсе диалект телендә республикакүләм диктантлар яздыру үзе үк күп нәрсә сөйли. Татарларга сез фәлән кабиләдән чыккан, сез үзегезнең башкорт икәнегезне оныткансыз, дигән фикерне сеңдерү өчен «фәнни-гамәли» конференцияләр оештырыла. Моңа район башлыклары, бюджетка бәйле хезмәткәрләр җәлеп ителә. Яңарак кына татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә район исемнәре язылган мәһабәт һәйкәлләрне җимереп, төрле кабилә исемнәре язылган стеллалар утыртып чыктылар. Күптән түгел Балтач район үзәгендә мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Әлеге чарада татарларга каршы чыгышлары белән атаклыга әйләнгән бәндәләр белән бергә Републиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. Мишәр ул аерым халык дигән коткы торган саен көчәя бара. Бакалыда исә «Башкортстан керәшеннәренең тарихи-мәдәни үзәге» эшли. Аппетит ашаганда килә, диләр бит. Быел Мөслимдә булган федераль авыл сабантуенда Башкортстан парламенты вице-спикеры, Бөтендөнья башкорт корылтаеның президиумы рәисе Эльвира Аиткулова Мөслимнең Башкортстан өчен мөһим булуын белдерде, янәсе, Мөслим районы Иректе һәм Кара-Табын ыруларының җирләре.  Әллә инде Мөслим чигенә дә яңа стелла куярга исәпләре бар?! Соң, Алла бәндәсе, урта гасырларда кайсы кабилә кайда күчеп йөрмәс тә, кайсы җирләрдә утырып калмас…  Табын ыруы ул казакъ халкының да Кече җөздәге бер бүлемен хасил итә, нигә әлеге казакъларны да башкорт дип игълан итмәскә? Урта гасырларда төрки кабиләләр Алтайдан Кара диңгезгә кадәр күчеп йөргән, милләтләр оеша башлагач, бер үк ырулар төрле төрле төрки халыкларның формалашуында катнашкан. Моны бит мәктәп баласы да белә. Яхшы укыса, билгеле. Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла — алар башкорт халкының күләмен арттырырга тели. Артсыннар! Ләкин бит ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Сан арттыруның бер генә юлы бар. Һәм аны хәзер мәктәп укучысы да белә. Хәтта яхшы укымаса да… Әлеге ямьсез уеннарда башкорт халкының бер катнашы да юк. Без тугандаш халыклар, һәм мин ышанам, безне беркем дә үзара ызгыштыра алмас. Тарихта андый омтылышлар булган, ләкин алар уңышка ирешә алмаган. Бу юлы да без ике мөстәкыйль халык булып әлеге сынауларны җиңеп чыгарбыз.