Гаяз Исхакый: «Халык фәкыйрьлекнең бетүен көтә»

Гаяз Исхакыйның 1906 елда «Таң йолдызы» газетасында басылып чыккан җир мәсьәләсенә багышланган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Әлеге язма «Мирас» журналында кабаттан бастырылган. Язу стиле һәм орфография оригиналдагыча бирелә.
Хәзер бөтен авыл халкы күзен думага текәгән. Бөтен авыл халкы моңганча булган золымнар, талаулар, моңганча булган ачлыклар вә фәкыйрьлекләренең бетүен көтә. Бөтен авыл халкы йирнең үз җәмәгате берлән генә иген игә торган кешенең файдалануына бирелүен тели. Үзенең шул теләвен закон итеп чыгарган шатлыклы хәбәрне көтә. Көтә-көтә һаман юк. Авыл халкы көтә-көтә көт булды, күзләре тонды, үзен-үзе аңламый башлады. Авыл халкы шулкадәр думага өмид баглаганда, дума нишли иде? Дума йир хакында бер-бер төрле хәрәкәт итә идеме? Думага барган депутатларның күбесе үзләрен «Халык иркенлеге партиясе» исеме берлән атаган профессорлар, байлар, алпавытлар. Болар думада иң күп булганга, боларга думада үзләренең сүзләрен әйтү бик җиңелдер. Моннан калганнары йөз-йөз илле чамасы думаның членнары авыл халкы һәм дә шәһәр эшчеләре депутатларыдыр. Болар халыктан чыкканга (…) авыл халкы һәм эшчеләр өчен үлгәнчә хезмәт итәчәкләрдер. Йир мәсьәләсе эшче һәм авыл халкының киләчәктәге тормышының бөтен нигезен үзгәртә торган эш булганга, болар, әлбәттә, бу мәсьәләне эшче һәм авыл халкы теләгәнчә хәл кылыр өчен казенный, алпавытлар йирләренең һәммәсен элгәреге хуҗалары кулыннан алып халыкка бирелүне һәм авыл халкының барчасыннан да тигезлек берлән тугрыдан-тугры яшерен тавыш берлән сайланган авыл комитетларының ихтыярларына бирелүен требовать  иттеләр. Боларның фикеренчә, бөтен Русиянең йир мәсьәләсен хәл кылу өчен әллә ничә баскычлы сайлаулар берлән җыелган думаның эше булмаенча, бөтен игенче халыкның эшедер. Болар бөтен эшче һәм авыл халкының тормышы өчен шулкадәр әһәмиятле мәсьәләне берникадәр генә кадетлар кулына биреп, алардан гына хәл кылдырырга һич разый булмыйдыр. Думадагы кадетлар үзләрен бик гакыллы дип белгәнгә, алар шундый әһәмиятле мәсьәләне халыктан башка үзләре генә хәл кылмакчы. Менә хәзер думада, дума янында өч төрле партия йир хакында низагълаша. Боларның авыл халкы депутатлары бөтен йирне вә бөтен йир эшләрен авыл халкының үзенә тапшырырга кирәк. Алар ни телиләр, без шуны закон ясармыз диләр. Боларның кадетлары: «Безне халык сайлады, безнең теләвемез халык теләве, шуның өчен йирнең беразын авыл халкы кулына бирүне хәзер үк закон итәргә кирәк», диләр. Боларның бюрократлары: «Безнең кулымызда солдат, безнең кулымызда полиция, безнең кулымызда жандарма, безнең кулымызда халыкның акчасы. Без шул кораллар, шул көчләр берлән сезнең береңезгә дә йирне игенче халыкка биреп, алпавытларны җәберләп, үземез барымыз да алпавыт булганга, әлбәттә, үземезне дә җәберләп, йир мәсьәләсен алай хәл кылдырмыйбыз, йир сораганнарга штыклар, нагайкалар хәзерлибез», диләр. Менә думада шул өч партия талаша, тартыша. Авыл халкы боларның кайсысының уен үзләренә файдалы тапсалар, шул якка ятып, шул уйны мәйданга чыгарып, йир мәсьәләсен хәл кылыр өчен, шулар берлән бергә хәрәкәт итәргә кирәк һәм аларның калган ике партия берлән тартышуын да поддержать итәргә кирәк. «Чынгыз» («Таң йолдызы», 1906 ел, 1 июнь) Текстны «Мирас» журналына (1998 ел, февраль) филолгия фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһимова әзерләде