ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Агентлык турында

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы – Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы хакында мәгълүмат бирүче ышанычлы һәм абруйлы чыганак. 

Агентлык тарихы 1990 елның 6 июнендә башлана. "Татар-информ" КПССның өлкә комитеты бюросы карары нигезендә ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан оештырыла.

Асылда бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык бүген, бер яктан, читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара, икенче яктан, Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

Безнең мәгълүматларны республиканың һәм Россиянең йөзләгән әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хакимияте һәм Дәүләт Советы, министрлыклар, эшлекле даирәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре файдалана. Агентлыкның үз хәбәрчеләре, төрледән-төрле мәгълүмат чаралары һәм татар милли-мәдәни оешмалары белән элемтәләре читтәге милләттәшләребезнең тормышы һәм республиканың көндәлек яңалыклары турындагы хәбәрләрне тиз арада җиткерү мөмкинлеген тудыра. Бүгенге көндә «Татар-информ» сайтында көн саен Татарстан шәһәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал, Себер, БДБ һәм Балтия илләрендә эшли торган хезмәткәрләрдән алынган 70тән артык хәбәр, күренекле сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең агымдагы вакыйгаларга карашлары, татарстанлыларның көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләре урын ала.

«Татар-информ» татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директоры - Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.

Татар редакциясенең баш редакторы - Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.

Татар редакциясенең шеф-редакторы  - Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы.



Адрес: Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар урамы, 2.
Телефон/факс: +7-843-222-09-99.
е-mail: info@tatar-inform.tatar 

 

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10