news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта башлады

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта башлады
Абдул Фархан

18 июльдән 19 июльгә каршы төндә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайтты. Аларны Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре каршы алды. 

67 хаҗи утырган очкыч 18 июльдә 01.30 сәгатьтә Җиддә шәһәреннән Истанбулга очты. Рейс вакытында 62 яшьлек хаҗия үзен начар хис итте һәм аңа гомерен саклап калу өчен «ДУМ РТ Хаҗ»ның табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте. Аннары хаҗияне ашыгыч ярдәм машинасы белән клиникага озату оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүген төнлә Казанга 65 хаҗи кайтты. Хаҗиларның соңгы төркемнәре 22 һәм 23 июльдә кайтып җитәчәкләр. Быелгы хаҗ барлыгы 14 төркем җитәкчесе катнашында оештырылды.

Иң беренче булып туган җиргә әйләнеп кайтучы хаҗилар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Нәзарәтнең «Хәләл» стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадиров җитәкчелегендә булды. Беренче ике төркем хаҗилар арасында күренекле дин эшлеклеләре, абруйлы шәхесләрдән – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, РИИ һәм «Мөхәммәдия» мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һ.б. бар.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ кылуның олуг гыйбадәт икәнен билгеләп үтте. «Хаҗ кылган кеше яңадан туган кебек була: ул үзенең гөнаһ капчыкларын бушата, күңелен чистартып кайта. Хәзер инде хәрәмнән сакланып яшәргә кирәк. Раббыбыз хаҗларыгызны һәм корбаннарыгызны кабул итсен. Аллаһы Тәгалә безгә Аның Җәннәтләрендә бүгенгедәй шат булып очрашырга насыйп әйләсә иде», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100