ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Милли китапханәгә классик музыка тыңларга чакыралар

10 гыйнвар 2018, 12:36

14 гыйнварда Милли китапханәнең уку залында опера сәнгатен яратучылар җыелачак.

Муса Җәлил музеенда Шаһинур Мостафин белән очрашу була

10 гыйнвар 2018, 11:37

Эзтабар әдип гомер буе М.Җәлил иҗатына тугры калды.

Актер Михаил Державин вафат

10 гыйнвар 2018, 10:02

Россиянең халык артисты, сатира театры актеры Михаил Державин вафат.

«Мишәр» ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясаячак

9 гыйнвар 2018, 21:43

Тамаша март ае урталарында, Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгендә булачак.

Татар шагыйрьләре һәм язучылары Татар дәүләт филармониясе паркында чыгыш ясады

9 гыйнвар 2018, 19:47

Яңа ел чыршысы янында иң кыю китап укучылар классикларның һәм замандашларының әсәрләрен укыды.

Иртәгә Мәскәүдә Фуат Мансуровны искә алу концерты була

9 гыйнвар 2018, 19:36

Фуат Мансуров – Россия дәүләт академия зур театрында 40 ел дирижёр булып эшләгән бердәнбер музыкант.

Фирганәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле оешканга бер ел булды

9 гыйнвар 2018, 17:14

Үзбәкстанда оешкан “Яшь күңел” ансамбле татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте, татарча җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясады.

Рамил Төхфәтуллин үз роленә әйләнеп кайта, әмма Эмиль Талипов белән чиратлаша

9 гыйнвар 2018, 12:32

Камал театры Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” пьесасын яңартып чыгара.

Буа дәүләт театрының рус телендәге сайты эшли башлады

9 гыйнвар 2018, 10:31

Рәсми сайтта театрның русча исеме Буинский государственный драматический театр булса, татарчасы Буа дәүләт сатира театры.

8 – 14 гыйнвар көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

8 гыйнвар 2018, 11:00

«Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар фестивале быел 13 гыйнварда Филармония сәхнәсендә була.

Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел дәвам итә

7 гыйнвар 2018, 11:16

Иске Татар бистәсендә әкият геройлары белән Яңа ел бәйрәмен Кариев театры һәм Камал театры артистлары бергәләп үткәрә.

Казанның Бауман урамында Казан яшь тамашачы театры бәйрәм оештыра

7 гыйнвар 2018, 10:39

Бәйрәм 8 гыйнварда көндезге сәгать 12дә башлана.

Камал театры легендар спектакльләрен видеосәхнәгә кайтара

7 гыйнвар 2018, 10:19

"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты.

Леди Гага 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының гимнын язган

6 гыйнвар 2018, 16:35

Хәзерге вакытта җырны ФИФАга раслау өчен җибәргәннәр.

«Крылья Советов» паркында «Карнавал төне» ретро-кичәсе уза

6 гыйнвар 2018, 11:56

Шәһәр парклары һәм скверларында «Паркларда – кыш» Яңа ел чаралары 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

«Моя Мишель» төркеме Горки-Әмәт урманында чыгыш ясады

6 гыйнвар 2018, 10:58

Благовещенскидан килгән танылган төркемнең чыгышы «Паркларда – кыш» программасы кысаларында оештырылган иде.

Балтачта “Тукай эзләре буйлап” маршруты старт алды

5 гыйнвар 2018, 23:00

2017 елның декабрь аенда Татарстанда Тукай эзләре буйлап велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар әзерләнүе хакында җитди сөйләшү булган иде.

Мубай Казанда аншлаг белән концерт бирә

5 гыйнвар 2018, 21:15

Бу - быел татар музыкаль җәмәгатьчелеген җыйган икенче концерт.

Казанның «Ярдәм» мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны зурлап искә алдылар

5 гыйнвар 2018, 13:50

Яңа елның беренче китап премьерасы шушы мөхтәрәм шәхес турында хатирәләр җыентыгына багышланды.

Тинчурин театрында елның беренче премьерасы бара

5 гыйнвар 2018, 12:33

Спектакль бүген ике тапкыр күрсәтелә. Беренчесе аншлаг белән башланып китте.

Мубай бүгенге чыгышында ике яңа җыр вәгъдә итә

5 гыйнвар 2018, 11:11

Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин соңгы тапкыр тамашачы алдына 2017 елның җәендә - Казанның данлыклы Jazz-cafeсында чыккан иде.
  10 гыйнвар 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10