ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Июнь аенда Уфада Татар балалар Сабан туе уздырыла

17 май 2018, 13:48

Июнь аенда Уфада Татар балалар Сабан туе уздырыла Бәйрәмне Башкортстан башкаласындагы икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештыра.

(Уфа, 17 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Уфаның күптән түгел генә биш еллыгын билгеләгән икенче Татар якшәмбе мәктәбендә яз саен милли Сабан туйлары үткәрү инде матур традициягә әверелде. Быелгы Татар балалар Сабан туе июнь аенда үткәреләчәк.

Сабан туенда балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле милли уеннар, бәйгеләр булачак, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук яшь һәм популяр артистлар катнашында концерт та оештырылачак. 

Тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөендекова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгыш ясаячак.

  • Уфада Татар балалар Сабан туе 27 майда (якшәмбе), 12.00 сәгатьтә башлана. Ул 41нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында (Достоевский урамы, 154нче йорт) уздырыла. Бәйрәмне Уфадагы икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10