ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Татар һәм башкорт телләрен өйрәнгән Америка егете лингвист һөнәрен сайлаган

17 май 2018, 07:44 , Фото: кадр из видео

Татар һәм башкорт телләрен өйрәнгән Америка егете лингвист һөнәрен сайлаган Татар һәм башкорт телләрен белү лингвистика өлкәсендә миңа бик күп белем бирде, ди Андрей Дринфельд.
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар һәм башкорт телләрен өйрәнгән Америка егете Андрей Дринфельд лингвист һөнәрен сайлаган. Бу хакта ул Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында әйтте.
 
Егет Уфага кунакка кайткач башкорт җырын ишетә һәм бу анарда телне өйрәнү теләге тудыра. Шулай итеп, Украинада туып, тугыз яшендә гаиләсе белән Америкага күчеп киткән Андрей, татар һәм башкорт телләрен үзлегеннән үзләштерә. 
 
Хәзер ул лингвист булырга әзерләнә һәм Папуа-Яңа Гвинея телләрен фәнни яктан өйрәнә. 
 
"Лингвист һөнәрен сайлауда татар һәм башкорт телләрен өйрәнү бәлки этәргеч булгандыр. Татар һәм башкорт телләрен белү лингвистика өлкәсендә миңа бик күп белем бирде. 2006 елга кадәр интернетта башкорт җырларын табу кыен иде. Аннан соң  youtube каналы күрсәтә башлады һәм мин башкорт җырларын, башкорт телендә тапшырулар карый ала башладым. Хәзер  телне өйрәнү күпкә җиңелрәк", - диде Андрей Дринфильд әңгәмә барышында. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10