ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Дин

Россия Мөфтиләр шурасы урынбасарына Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар

16 май 2018, 19:51

Россия Мөфтиләр шурасы урынбасарына Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар Мәскәүдә бүген тантаналы рәвештә “Рамазан чатыры”н ачтылар.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы урынбасары, Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе – Мәскәү Татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Фәрисовка Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә бүген тантаналы рәвештә “Рамазан чатыры”н ачтылар. Кунаклар җәмгыятьтә милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр буенча башкарылган эшләр күләменә югары бәя бирделәр. Ачылышта чит илләр илчеләре, РФ Президенты администрациясе, дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары,Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Мөселманнар өчен Рамазан ае 16 май төнендә башланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10