ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Парижда татар телен өйрәнүчеләр белән аралашты

16 май 2018, 12:42 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Парижда татар телен өйрәнүчеләр белән аралашты Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе белән очрашуда студентлар татарча сөйләшергә тырышты.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә эшлекле сәфәр белән Франциядә булганда Парижда татар телен өйрәнүчеләр белән аралашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашты. Аны институтның вице-президенты Шариф Алами Шовфи каршы алды һәм озатып йөрде, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Әлеге уку йортына 300 ел, биредә 100 тел өйрәтелә. Татар теле 10 елдан артык укытыла. Бу вакыт эчендә 300 дән артык студент татар телен үзләштергән. Татар теле биредә атнага 1 сәгать 2 ел дәвамында укытыла.

“Ана теле" он-лайн программасын да студентларым куллана", - диде укытучы Ләйлә Садовинова. 

Бүген аның 10 укучысы бар. Алар арасында кытай, француз, төрек студетлары бар. Студентлар татар цивилизациясен дә өйрәнәләр. Анысы француз телендә өйрәтелә. Ел ахырында студентлар имтихан тапшыра.

Биредә белем алган төрек кызы Әҗәм һәм француз егете Хугэ быел Казанда узган татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашкан. Әҗәм татар телендә Татарстан Төркия багланышлары турында чыгыш ясаган. Хугэ “Туган тел”җырын башкарган. Аңа башкалар да кушылган. 

Васил Шәйхразиев белән аралашу вакытында студентлар татарча сөйләшергә тырышты. Милли Шура рәисе биредәге укыту системасы белән кызыксынды, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде. Милли ризык, халкыбызның киемнәре турында да сөйләшү булды.

Васил Шәйхразиевка уку йортының вице-президенты институтның мәртәбәле кунагы дигән билге тапшырды. Премьер-министр урынбасары үз чиратында Шариф Алами Шовфига Казан күчтәнәчен бирде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10