ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Татарстан мөфтие халыкны кабул итү көне уздырды

15 май 2018, 19:26 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие халыкны кабул итү көне уздырды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә очрашуда "Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрледән-төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар хәзрәткә үзләренең мөрәҗәгатьләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

“Җир асты байлыклары өлкәсендә Идел буе фәнни-аналитик үзәге” генераль директоры Равил Бәхтиев белән очрашуда сүз хәзерге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар мөселманнарына Ислам кыйммәтләрен җиткерү турында барды. Мөфти хәзрәт мөхтәрәм кунакка “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”нең тулыландырылган басмасы әзерләнүе турында сөйләде.

Алга таба очрашу Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев белән дәвам итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның белән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында сөйләште, Диния нәзарәтенең әлеге чарада катнашу мөмкинлекләре белән кызыксынды.

Бүгенге очрашуда шулай ук “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты. Ул секция утырышларында дини мирасны кайтару юнәлешендә эшләүче электрон китапханә – “Дарул кутуб” һәм татар, рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җиткерүче “Хузур-ТВ” телевидениесе турында якыннанрак таныштырырга теләвен әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10