ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык - кадаиф әзерлиләр

15 май 2018, 20:43

Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык - кадаиф әзерлиләр Аны әзерләү өчен пестә (фисташка), башка төрле чикләвекләр, сөт өсте һәм сыр кулланыла.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык - кадаиф әзерли. Кадаиф - пәхләвәнең бер төре. Бу хакта  "Анадолу" агентлыгы хәбәр итте.

Кондитерлар кадаиф яратучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, Рамазан ае башлангач, ике сменада эшлиләр. Бу татлы ризыкны Анкара, Истанбул, Төркиянең башка провинцияләрендә дә күпләп сатып алалар, диелә әлеге хәбәрдә.

  • Кадаифны мичтә пешереләр һәм өстенә ширбәт агызалар. Әлеге ризыкны әзерләү өчен, пестә (фисташка), башка төрле чикләвекләр, сөт өсте һәм сыр кулланыла. Ул - Рамазан аенда иң киң таралган татлы ризыкларның берсе. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10