ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша
Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Спорт, Татар дөньясы

Футбол буенча чемпионат кысаларында, Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ресторан ачыла

15 май 2018, 13:17 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Футбол буенча чемпионат кысаларында, Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ресторан ачыла “Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар аш-сулары белән танышсын өчен, без милли ризыкларга өстенлек бирәбез”, - диде Дарья Санникова.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 19 июнь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Милли кухня театры” яңа рестораны ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Брифинг футбол буенча дөнья чемпионатында туризм өлкәсе проектларына багышланган иде.

Дарья Санникова яңа ресторанда дөньяның төрле илләре кухнялары тәкъдим ителәчәген әйтте. “Әлбәттә, татар милли ашлары, фермерлык кибетләре, сувенир рәтләре тезелеп китәчәк. Милли кухня ризыкларын әзерләү буенча шеф-пешекчеләр мастер-класслар оештырачак. Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар кухнясы белән танышсын өчен, без милли ашларга өстенлек бирәбез. Шуңа күрә күп кенә рестораннарда милли кухня футбол тематикасы белән тәкъдим ителәчәк, татар фольклор программалары әзерләнә”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10