ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш ярышларына килүчеләр юк диярлек, бу хәл мине бик борчый
Алма-Атада көчле җил мәчет гөмбәзенә зыян китергән
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк

Җәмгыять, Спорт

Азнакайда прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары үтте

15 май 2018, 07:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары үтте “Төньяк-көнчыгыш” пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.

(Азнакай,15 май, "Татар-информ",  “Маяк”). Бу ялларда республиканың прокуратура хезмәткәрләре гадәти эш костюмнарын спортчылар киемнәренә алыштырдылар: Азнакайда прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары үтте,дип яза җирле басма.

Ярышта катнашучыларны һәмҗанатарларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, җирлегебездә спортны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә барлыгын ассызыклап үтте. Спартакиаданы ачу тантанасында ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

– Закон сагында торучының физик әзерлеге дә, һичшиксез, яхшы булырга тиеш. Ярышларда прокуратура хезмәткәрләренә хас җиңүгә омтылу, көчле рухлылык, тугрылык, гаделлек сыйфатлары чагылыш табар дип ышанам, – диде җитәкче үзенең чыгышында.

Бу көнне спартакиадада республика район-шәһәрләреннән 200гә якын прокуратура вәкиле спортның сигез төре: гер күтәрү, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, катнаш эстафета, мини-футбол, йөзүдә беренчелек өчен көрәште.

Җиденче ел рәттән уздырылучы әлеге бәйгедә республиканың хокук сакчылары алты командага бүленеп көч сынаша. Алар, прокуратура бүлекләренең кайда урнашуы буенча “Үзәк” (республика прокуратурасы аппараты), “Башкала”, “Көнбатыш”, “Көньяк”, “Көньяк-көнчыгыш”, “Төньяк-көнчыгыш” исемнәре белән йөртелә.

Азнакай шәһәре прокуратурасы вәкилләре “Көньяк-көнчыгыш” командасы составында чыгыш ясады.

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарның нәтиҗәсе болай: финал уеннарында “Төньяк-көнчыгыш” пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Икенчедә – “Башкала” командасы. Республика прокуратурасы аппараты вәкилләре призлы өчлекне яптылар.

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков Азнакайга эшлекле сәфәре барышында төбәкне өйрәнү музеен карады һәм Кара Елга буенда агач утырту акциясендә дә катнашты, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10