ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Фән һәм мәгариф

“Телләргә каршы” закон проектын карауны көзгә күчергәннәр

14 май 2018, 18:40 , Фото: Рамиль Гали

“Телләргә каршы” закон проектын карауны көзгә күчергәннәр    Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проекты җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә тискәре реакция тудырды.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты кабул иткән. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында проект карточкасында әйтелгән.

“Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2018 елның 10 апрелендә кертелгән. Аның авторлары туган телләрне укытуны вариатив (мәҗбүри булмаган) өлешкә күчерүне тәкъдим итә.

Парламентарийлар тәкъдиме җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә негатив реакция тудырды. Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә инде 21 меңләп кеше имза куйган.

10 майда туган телләрне саклауны яклап чыгучы инициатив төркем милли республикалар мәнфәгатен яклаучы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына ачык мәрәҗәгать юллады.

Соңрак Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет та парламентарийлар тәкъдименә каршы чыкты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10