ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хәлил Шәйхетдинов: Көрәш ярышларына килүчеләр юк диярлек, бу хәл мине бик борчый
Алма-Атада көчле җил мәчет гөмбәзенә зыян китергән
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк

Спорт

Иске Чүпрәле командасы футбол буенча турнирда чемпион булды

14 май 2018, 23:00 , Фото: chuprale-online.ru

Иске Чүпрәле командасы футбол буенча турнирда чемпион булды Сембер шәһәреннән кайткан "Задур" командасы икенче һәм Яңа Элмәле белән Кече Чынлы футболчылары өченче – дүртенче урыннарны бүлештеләр.

(Чүпрәле, 14 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Һәр елны, традиция буларак, бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үзәгендә Марат Сәлахов истәлегенә футбол буенча турнир үткәрелә. Быел да әлеге уеннарда сигез команда катнашты. Турнирны ачу тантанасында Марат Сәлаховның тормыш иптәше Миләүшә һәм ике кызы катнашты, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов арабыздан фаҗигале төстә вакытсыз китеп барган Маратның тормыш юлы һәм район спортын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Әлбәттә, ул чактагы спортчылар Маратны яхшы хәтерли, әмма еллар узган саен буыннар да алмаша, өлкәннәр урынына яшерәкләр килә. Шулай да спортчылар республика күләмендә чемпион исемен яулап район спорты тарихында якты эз калдырган якташларын онытмыйлар, аның турында бары тик җылы хәтирәләр генә саклыйлар. Марат бик оста спортчы гына түгел, ул бик якты күңелле кеше дә иде. Әтиләре һәм тормыш иптәше истәлегенә Руслан Расыйхович Миләүшә ханымга истәлек бүләге тапшырды.

Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, былтыр кубок иясе булган Иске Чүпрәле командасы быел да барлык көндәшләрен отып чемпион исемен яулады һәм күчмә кубокны өченче ел рәттән үзендә калдырды.

Сембер шәһәреннән кайткан "Задур" командасы икенче һәм Яңа Элмәле белән Кече Чынлы футболчылары өченче – дүртенче урыннарны бүлештеләр. Аларга дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Спортчылар уеннарны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен футбол федерациясенең район филиалы җитәкчесе Валерий Художитковка, Маратның дуслары Тәлгать Хәйрулловка, Ильмир Мәхмутовка, Ринат Сәнатулловка һәм Фәрит Насретдиновка ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10