ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Дин

Лянтор татар балаларына Рамазан ае асылы хакында сөйләгәннәр

14 май 2018, 14:50 , Фото: соцсети

Лянтор татар балаларына Рамазан ае асылы хакында сөйләгәннәр Балаларын кече яшьтән ураза тотарга өйрәткән ата-аналар бар, диелә хәбәрдә.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). 13 майда Лянтор шәһәре иҗтимагый татар оешмасына йөргән балаларга Рамазан ае хакында вәгазь сөйләгәннәр. Лянтор шәһәре иҗтимагый татар оешмасы хәбәр итүенчә, балалар мәчет бинасына җыелып, ураза  тоту буенча киңәшләр алган, аның кешене рухи яктан тәрбияләү, чыныктыру чарасы икәненә төшенгән. 
 
"Алар үзләре белгән вәгазьләрне укып күрсәтте, шигырьләр укыды, рәсем, кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылды. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булган алты бала бар иде. Чит төбәкләрдә мөселман мохите чикле булса да, үзенең гаиләсе, балаларының киләчәген уйлый белгән ата-ана, бу изге айны тәрбия чарасы буларак куллана дисәм дә ялгышмам. Безнең шәһәрдә балаларын кече яшьтән ураза тотарга өйрәткән ата-аналар да бар. Бүген балаларга, бик кечкенә яшьтә булуларына карамастан, уразаның, Рамазан аеның нинди зур әһәмияткә ия булганын тагын бер кат аңлатырга тырыштык ", - диелә Лянтор шәһәре иҗтимагый татар оешмасы җитәкчесе Миләүшә  Михайлова хәбәрендә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10