ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Фән һәм мәгариф

Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә актанышлылар өченче урын алды

14 май 2018, 08:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә актанышлылар өченче урын алды Кыска гына вакыт эчендә районның "йөзек кашы"на әверелгән гимназиянең әлеге сәләтле яшьләре Актанышка 16 май көнне кайтачак.

(Актаныш, 14 май,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Руслан Усманов). Румыния башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы 7 сыйныф укучылары III урынны яулады, дип яза җирле басма.

Гимназиянең перспектив, яшь укытучыларының берсе булган Гыйлаев Фәнил җитәкчелегендәге 3 укучы - Аделя Усманова, Таңсылу Хаҗиева, Марат Вихаревлар, үзләре тарафыннан әзерләнгән проектны уңышлы яклап,зур җиңүгә иреште.

Ерак араларны якын итеп Актаныштан Румыниягә барган бу укучылар, шул рәвешле, Актаныш, Татарстан данын гына түгел, Россияне дә яклап чыгыш ясадылар.

Кыска гына вакыт эчендә районның "йөзек кашы"на әверелгән гимназиянең әлеге сәләтле яшьләре Актанышка 16 май көнне кайтачак.

Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә 46 илдән 1016 укучы катнашкан, алар тарафыннан 595 проект тәкъдим ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10