ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Рәсми Татарстан

Татарстанда законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган

11 май 2018, 17:49

Татарстанда законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган Әлеге мәгълүмат Татарстанда алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышында билгеле булды.

(Казан,11 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. Утырышта алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу очраклары булуы һәм аларга карата административ җәза билгеләнү турында әйтелде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның өч аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 602 хуҗалыкта алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның 699 очрагы теркәлгән. Хокук бозу очракларының күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында теркәлгән.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Барлыгы 7,8 млн сумлык штраф салынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10