ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Татарстан Урман хуҗалыгы министры урманнарны тикшерә

11 май 2018, 10:36 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Татарстан Урман хуҗалыгы министры урманнарны тикшерә Равил Кузюров Лаеш урманчылыгы питомнигының сыйфатын уңай бәяләде.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лаеш урманчылыгы" һәм "Лаеш урман хуҗалыгы" учреждениеләрен тикшерде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Кузюров "Лаеш" кишәрлеге урманчылыклары контораларын, агач эшкәртү буенча җитештерү цехларын, шулай ук урман питомнигын карады. Министр питомникның сыйфатын уңай бәяләде.

Бүгенге көндә "Лаеш урман хуҗалыгы" учреждениесенең Питрәч кишәрлеге питомнигында себер карагачының 200 мең данәдән артык, Европа чыршысының 380 мең данәдән артык, гади наратның 250 мең данәдән артык чәчкене үсә, алар киләсе елда Татарстанның урман фондын тулыландырачак.

Лаеш кишәрлеге питомнигында ат кәстәнәсе, зәңгәр формалы чәнечкеле чыршы, гади миләш, көнбатыш савыр, кызыл имән кәлшәләре культуралаштырыла, алар республика шәһәрләрен һәм торак пунктларын яшелләндерү өчен декоратив үсемлек сыйфатында кулланыла.

Равил Кузюров урман питомнигының сыйфатына игътибар итте һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә алга таба эшләрендә нәтиҗәлелек һәм уңышлар теләде, диелә министрлык хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10