ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Киләсе XI Саммит федераль дәрәҗәдә узачак

11 май 2018, 09:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Киләсе XI Саммит федераль дәрәҗәдә узачак Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән очрашуда белдерде.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Татарстан Президенты сүзләренчә, киләсе XI KazanSummit федераль статуска ирешәчәк, киң колач алачак. Катнашучылар саны да артачак. Бу хакта кичә, 10 майда, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киләсе XI KazanSummit федераль статуска ирешәчәк, киң колач алачак. Шулай ук Россиянең беренче затлары килү дә көтелә. Быел да шулай булыр, дип планлаштырылган иде, әмма саммит ил Хөкүмәтен формалаштыру вакытына туры килде. Быел ук саммитка 50дән артык илдән 3 меңнән артык катнашучы килде.

Рөстәм Миңнеханов ИХО Генераль секретаренә Россия өчен Ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөһимлеген һәм бу эштә Татарстанның тоткан урыны турында сөйләде. Ул үзе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Россия һәм аның белән үзара мөнәсәбәтләр ИХО илләре өчен зур әһәмияткә ия, диде доктор Әл Үсәймин. «Беренче чиратта, чөнки Россиядә 25 миллионнан артык мөселман яши. ИХО – сәяси һәм дини оешма түгел, без кешеләрне мөселманнарга һәм мөселман булмаганнарга бүлмибез. Әмма безнең уставта мөселман кардәшләребезне кайгырту язылган. Ә Россиядә мөселманнар, башка диннәр вәкилләре кебек үк, яхшы яши, аларның һәрберсе үз динен тота һәм гыйбадәтләрен үти ала», диде Үсәймин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10