ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Авыл

Апас агар көллияте коллективы язгы чәчү эшләрендә ярдәм итәләр

9 май 2018, 01:00 , Фото: apastovo.ru/

Апас агар көллияте коллективы язгы чәчү эшләрендә ярдәм итәләр Кемдер трактор руле артына утырса, кайсыберләре ярдәмче булып эшли, чәчүлек тутыра.

(Апас, 9 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас агар көллияте коллективы да язгы чәчү эшләренә бердәм булып кереште, дип яза җирле басма.

Хезмәткәрләр һәм студентлар көнне-төнгә ялгап кырларда эшли. Студентлар уку йорты кырларында гына түгел, берләшмәләрдә дә хезмәт итә.

Хезмәткә өйрәтү осталарылары Фәнис Зарипов, Хамис Гаптелвәлиев, Азат Хәйруллин, Динар Тимергалиев, уку эшләре буенча идарәче Иршат Гыйлаҗев һәм студентлар эшен җаваплылыгын яхшы аңлыйлар. Кемдер трактор руле артына утырса, кайсыберләре ярдәмче булып эшли, чәчүлек тутыра. Чәчү эшләренә һәркем үз өлешен кертә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10