ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев «Европа татарлары альянсы» оешмасын биш еллыгы белән котлады

27 апрель 2018, 08:46 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев «Европа татарлары альянсы» оешмасын биш еллыгы белән котлады Брюссельдә төзелгән «Европа татарлары альянсы» милләтебезне берләштерү юлында актив эшчәнлек алып бара, дигән Милли шура рәисе.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Европа татарлары альянсы» оешмасын биш еллыгы белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарлар Европада инде алты гасырдан артык поляк, литва, алман һәм башка милләтләр белән янәшә дус яшиләр. Ләкин әйтергә кирәк тарихи һәм мәдәни ватаннарыннан төрле шартлар нәтиҗәсендә күченеп киткән милләттәшләребез Европада яшәп тә үзенең милли һәм этник үзенчәлеген югалтмады. Ә киресенчә татарларның милли йөзен гомумевропа мәдәни мирасының бер өлеше буларак саклап калу өчен шактый гына адымнар ясадылар. Һичшиксез биредәге татарларның берләшүендә, чит мәдәният һәм чит мохит шартларында сакланып калуына ислам дине дә үз ролен уйнаган. Чөнки динебез тынычлыкны сөю, толерантлык, диннәрне һәм башка милләтләрне ихтирам итү кебек кыйммәтләрне алга сөрә", дип әйтелгән котлау текстында.

Васил Шәйхразиев 2013 елда Брюссельдә төзелгән «Европа татарлары альянсы» милләтебезне берләштерү юлында актив эшчәнлек алып бара дип искә төшергән. 2014 елдан оештырыла башлаган Европа Сабан туйлары шуның ачык мисалы булып тора.

"Бүгенге көнгәчә Европа татарлары Латвиянең Рига каласында, Германиянең Берлинында, Литваның Вильнюс шәһәрләрендә милли бәйрәмебезне югары дәрәҗәдә оештыра алдылар, халкыбызның бердәмлеген күрсәттеләр. Шулай ук 2017 елда Европа татарлары берлегенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Великобританиянең Оксфорд университетында “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү дә зур уңышларның берсе булды", дигән Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев барысына да исәнлек-саулык һәм зур уңышлар теләгән. "Алга таба да милләтебезне үстерү юлында бергә һәм бердәм булып эш итик", дпи ышаныч белдергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10