ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алма-Атада көчле җил мәчет гөмбәзенә зыян китергән
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев

Җәмгыять

Зәйдә Чернобыль фаҗигасын бетерүдә катнашучыларны искә алдылар

27 апрель 2018, 05:00

Зәйдә Чернобыль фаҗигасын бетерүдә катнашучыларны искә алдылар Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 100дән артык кеше катнашты.

(Зәй, “Татар-информ”, 27 апрель, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). 26 апрельдә без 32 ел элек Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куйган зәйлеләрне искә алабыз, дип яза җирле басма.

Әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү бөтен халкыбыз җилкәсенә төште, күзгә күренмәс дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелде. Үз-үзләрен аямыйча, хәтта гаиләләрен дә икенче урынга куеп, алар туган илгә хезмәткә һәм иминлегебез сагына күтәрелделәр. Әлеге курку белмәс кешеләр, чын батырлар арасында безнең якташларыбыз да бар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора.

Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 100дән артык кеше катнашты. Бүгенге көндә шуларның 57се генә исән-имин.

Күркәм гадәт буенча, чернобыльчеләрне искә алу Җиңү бульварындагы техноген һәлакәтләрендә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үтә. Бирегә бу юлы да Чернобыльне үз күзләре белән күргән ир-атлар, шунда алган авырулардан дөнья куйганнарның якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Арадан вакытсыз киткән зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Чернобыльчеләр истәлегенә куелган стелла янәдән кызыл канәферләргә күмелде.

Аннан соң искә алу тантанасы “Энергетик” Мәдәният сараенда дәвам итте. Биредә анда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев җиткерде. “Союз Чернобыль” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Владимир Санин бүген чернобыльчеләрнең игътибар тоеп яшәүләрен билгеләп үтте. Искә алу тантанасы концерт белән тәмамланды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10