ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Җәмгыять

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

26 апрель 2018, 22:00

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

(Балтач, 26 апрель, Татар-информ, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Балтач районыбызның сугыш ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерде. Шулай ук ветераннарны бәйрәм белән котларга район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин да килгән иде. Алар ветераннарны 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10