ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Татар дөньясы

Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

26 апрель 2018, 16:54 , Фото: tatar-congress.org

Минск шәһәрендә Татарлар Беларусь яклары 1319 елда килеп урнаша башлаган. 2009 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, биредә 7316 татар яши.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Быел Беларусь Республикасындагы “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы" халыкара иҗтимагый оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, “Чишмә” оешмасы Беларусьта иң актив иҗтимагый оешмаларының берсе булып тора. Ул татар диаспорасы белән бәйле чараларның төп өлешен уздыра.

"Оешма Беларусь Республикасында татар мәдәнияте пропагандасы белән шөгыльләнә, халкыбыз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә, Бөек Ватан сугышында Белорусияне азат итү өчен һәлак булган татар солдатлары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә", диелгән бу хәбәрдә.

24 апрельдә Минск шәһәрендә “Чишмә” оешмасының 20 еллыгына багышланган кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова катнашкан.

Белешмә. Татарлар Беларусь Республикасына 1319 елда килеп урнаша башлаган. 2009 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, биредә  7316 татар яши.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10