ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли
Россиядә милли республикалар туган телдә имтихан бирүне кайтаруны таләп итә

Җәмгыять, Авыл, Мәдәният, Спорт

Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмыйлар – Россельхознадзор

26 апрель 2018, 15:49

Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмыйлар – Россельхознадзор Узган ел республикада чүп үләне үскән 36 мең гектар җир мәйданы ачыкланган.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау проблемасы бар. Бу хакта бүген Россельхознадзорның Татарстан идарәсендә 2018 елның беренче кварталы буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак буларак халык тыңлаулары вакытында билгеле булды.

“Авыл хуҗалыгы җирләрен максатка ярашлы кулланмау, анда чүп үләннәре һәм агач-куак үстерү проблемасы бүген дә актуаль кала бирә”, - диде ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбарсаы Ленар Фәттерахманов.

Аның сүзләренчә, 2017 елда авыл хуҗалыгы җирләрен дөрес кулланмаган 36 мең гектар мәйдан ачыкланган.

“Елның икенче кварталында, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белән бергә, барлык җирләрнең нинди максатта кулланылышын тикшерәчәкбез”, – диде урынбасар.

Ленар Фаттерахманов бүгенгә теркәләгән тикшерү нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

“Быел Биектау районының “Ватан” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиясенә планнан тыш тикшерү барышында, авыл хуҗалыгы җирен тиешенчә файлананмау факты ачыкланды. Җәмгыять административ җаваплылыкка тартылды һәм әлеге тәртип бозуны төзәтергә боерык төзелде. Моннан тыш, әлеге тәртип бозу очрагы сәбәпле, җир хуҗасыннан алынырга да хаклы”, - диде Фәттерахманов.

Исегезгә төшерик, бүген ТР Россельхознадзор идарәсенең беренче кварталы буенча хисап-коллегия утырышы узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов, Россельхознадзорның үзәк аппараты вәкиле – Түбән Новгород өлкәсе һәм Мари Эл республикасы буенча территориаль идарә җитәкчесе Игорь Ивашин, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, ТР районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм ТР Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук федераль һәм республика структурасы, прокуратура, Экология министрлыгы, кулланучылар хокуклары яклау идарәсе, Сәүдә-сәнагать палатасы, Баш ветеринария һәм Россельхознадзор идарәсе белгечләре – барлыгы 200 кеше катнашты.

"Татар-информ” Татарстанның сөт эшкәртү предприятиеләрендә биш төрле тәртип бозу очрагы табылган дип хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10