ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды
Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Мәдәният

КФУда төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде

26 апрель 2018, 13:07 , Фото: Зилә Мөбәракшина

КФУда төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде Халыкара фәнни-гамәли конференциягә дөньяның төрле илләреннән галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантларның “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция кысаларында чит ил кунакларына институтта манзара залында төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Күргәзмә институтның икенче катында эшләде.

Күргәзмә ачылышында кунакларны Эльмира Камалова җитәкчелегендәге “Бәйрәм” вокаль-инструменталь ансамбле каршы алды.

Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов республикада апрель ае чараларга бай булуын искә төшерде. “Бу көннәрдә безнең республикабызда бик зур чаралар уза. Апрель ае безнең өчен үзенчәлекле ай. Чөнки апрель ахырында татар һәм төрки халыкларның танылган улы, бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән. Безнең уку йортында бу уңайдан төрек дусларыбыз белән фәнни-гамәли конференция үткәрелә, актлар залында халкыбызының танылган кызы Галия Кайбицкаяга багышланган конкурс та уза”, – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов чит илдән килгән төрки халыкларга мөрәҗәгать итте. “Ана телебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятебезне саклау өлкәсендә бергәләп хезмәт итсәк иде, шундый чараларда киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калам”, – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов төрки халыклар сәнгате күргәзмәсе төрки дөньяга зур өлеш кертә дип исәпли. “Безнең конференция чыгышлар белән генә истә калмаячәк. Без әле сезнең белән төрки халыклар сәнгате күргәзмәсен дә ачабыз. Миңа калса, бу төрки халыкларын якынайту өчен бер адым булып тора. Әлеге күргәзмәне әзерләүче студентларга, мөгаллимнәребезгә рәхмәт белдерәм”, – диде ул.

Төрек кунаклары исә әлеге конференциядә катнашуларына бик шат иде. “Татар дусларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Бүгенге конференциядә катнашуыбызга бик шат. Без инде моны күп еллар элек башлап җибәрергә тиеш идек. Башлаган эшләребез дәвамлы булыр дип ышанып калабыз”, – дип белдерде алар.

Килгән кунакларга күргәзмә буенча экскурсия оештырылды. Төрки халыклар сәнгате күргәзмәсендә калфак, түбәтәй, Коръән өчен сумка, шамаил, милли бизәкләр, төрле милли киемнәргә киендерелгән курчаклар, декоратив мендәр, күннән, киездән һәм башка матеираллардан эшләнгән хезмәтләр тәкъдим ителде.

Чарага дөньяның төрле илләреннән галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килде.

Быелгы “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” конференциясе танылган Россия тюркологлары һәм Казан тюркология мәктәбе вәкилләренең юбилей даталарына багышлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10