ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Казанда җиңел атлетика эстафетасы вакытында транспорт хәрәкәте чикләнә

26 апрель 2018, 12:34

27 апрельдә Кремль яр буе һәм Сәет-Галиев урамнарында автомобильләр хәрәкәте тыела.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан башкаласында җиңел атлетика эстафетасы узу сәбәпле, Кремль яр буе һәм Сәет-Галиев урамнары буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

12.00-16.00 сәгатьләрдә Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы чатыннан Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә.

Моннан тыш, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта да машиналар хәрәкәте ябылачак. Шулай ук бу көнне җәмәгать транспорты хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк.

27 апрельдә казанлылар Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасында катнаша. Эстафетага Кремль яр буенда старт биреләчәк. Чарада Казандагы югары уку йортларында белем алучы студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10