ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Мәдәният

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады

26 апрель 2018, 12:20 , Фото: Ильнар Тухбатов

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Туган тел көне белән котлады Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Туган тел көне уңаеннан котлавын Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла – ул Туган тел көне, дип искә алган Васил Шәйхразиев.

"Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә уздырылуы очраклы гына түгел. Чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да – дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр. Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә", диелгән котлау текстында.

Милли Шура рәисе татар халкының “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән әйтемен искә төшерә. "Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора", - дип тәмамлаган котлау сүзен Васил Шәйхразиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10