ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Мәдәният

Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алалар

26 апрель 2018, 11:07

Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә, Уфада шагыйрь һәйкәленең иң яхшы проектын төзү буенча ачык бәйге игълан ителгән.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 26 апрельдә, Уфада бөек татар шагыйре, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукай тукталган йортка урнаштырылган истәлек тактасына чәчәкләр куячаклар, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Истәлек тактасы Свердлов урамындагы 1912 елда Тукай тукталган һәм яшәгән йортка урнаштырылган. Чара бөек шагыйрьнең (1886-1913) туган көненә багышлана.

Чараны оештыручылар – Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсе хәбәр иткәнчә, 14.00 сәгатьтә «Нур» театры мәйданында шигъри митинг узачак.

Шунысын да искәртик: Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә, Уфада шагыйрь һәйкәленең иң яхшы проектын төзү буенча ачык бәйге игълан ителгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10