ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Татар дөньясы

Башкортстанда милли ризык бәйрәме майның икенче яртысына билгеләнгән

26 апрель 2018, 10:44

"Бәлешфест" дип исемләнгән чара быел беренче тапкыр оештырыла.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе быел тәүге тапкыр "Бәлешфест" милли ризык бәйрәме оештыруы хакында "Татар-информ" хәбәр иткән иде инде. Чара 19 май көнне узачагы билгеле булды. 
 
Программада  милли ризыкларны тәкъдим итү, татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү,бәйрәм концерты каралган. 
 
Башкортстанның Бүздәк районы Бүздәк авылында узачак  "Бәлешфест"ка килүчеләр милли ихаталар, истәлекле бүләкләр киштәсе белән таныша, кызыклы уеннарда катнаша, махсус әзерләнгән мәйданчыкларда фотосурәтләргә төшә алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10