ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев
Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар

Татар дөньясы

Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

26 апрель 2018, 09:17

Акция Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 132 ел тулуны Сергач татарлары "Татарча диктант" акциясе белән билгеләп үтәчәк. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татар  милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә. 
 
Чараны 5 май көнне Сергач төбәк татар милли үзәге һәм өлкә Хакимияте оештырачак. 
 
Татар телен ни дәрәҗәдә белүен ачыкларга теләүчеләр диктантны махсус мәйданчыкларда яисә  өйләрендә яза алачак. 
 
"Язылачак текст радиодан яңгыраячак. Барлык катнашучыларга да сертификатлар биреләчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр каралган", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10