ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Җәмгыять

Әгерҗе укучылары да мульфильм төшерергә ярдәм итәләр

26 апрель 2018, 02:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе укучылары да мульфильм төшерергә ярдәм итәләр “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркем рәсем сәнгатен яратучыларның осталыкларын сынадылар.

(Әгерҗе, 25 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).  “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркем Әгерҗедә булды. Алар укучыларга ТАССРның 100 еллыгын үз эченә алган видеоролик тәкъдим иттеләр, анимация буенча мавыктыргыч мастер-класс күрсәттеләр, рәсем сәнгатен яратучыларның осталыкларын сынадылар.

 

Казан кунаклары белән очрашуга шәһәр мәктәпләренең 2-8 сыйныфларыннан 30 укучы килгән иде.

– Без Әгерҗедә узган ел да булган идек. Ул чакта 3нче мәктәптә бик җылы очрашуда катнаштык. Укучылар районыгызның гербын ясадылар. Нәтиҗәдә, иң яхшы эшләрдән бик тә мавыктыргыч мультфильм барлыкка килде, – дип аны укучыларга тәкъдим иттеләр оештыручылар.

Анимацион мульфильмга республиканың һәр районыннан иң яхшы эшләр кертелгән иде. Чарада катнашучыларда үзебезнең район укучыларының эшләре бигрәк тә зур кызыксындыру тудырды.

– “Век Татарстана“ – ул халык мультфильмы. Аны барлыкка китерүдә 30 мең рәсем һәм 500 шигырь файдаланылды, – диделәр оештыручылар.

Теоретик өлеш тәмамланганнан соң, укучылар рәсем сәнгатенең сихри дөньясына чумдылар. Районыбызның тарихи, мәдәни-тарихи, архитектура объектларын, күренекле урыннарын рәсемгә төшерделәр.
– Мин әлеге проектта катнашырга бик теләп килдем. Рәсем ясарга яратам. Дүртенче ел инде сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүем дә әлеге сәләтемне үстерергә ярдәм итә. Иҗат эшемне “Без Әгерҗене яратабыз“ дигән язу астында тәкъдим иттем, – ди 4нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Элина Шамшурина.

Чара тәмамланганда проектта катнашкан һәр укучы “Татармульфильм“ берләшмәсе вәкилләре кулыннан “Мин – мультфильм тудыручы“ дигән бик матур “закладка“лар алды. Казан кунаклары барлык эшләрне дә дәрәҗәле комиссиягә тәкъдим итәчәкләрен, сентябрь аенда әлеге рәсемнәрдән яңа анимацион мультфильм барлыкка киләчәген, авторларның исем-фамилияләре титрларда күрсәтеләчәген әйттеләр.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10