ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Сабада янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр үткәрелде

26 апрель 2018, 03:00 , Фото: saby-rt.ru/

Сабада янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр үткәрелде Сценарий буенча суд бинасының канцелярия кабинетында кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут мебельгә күчте, коридор буйлап төтен таралды.

(Саба, 26 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба район судында Суд приставлары федераль хезмәтенең республика идарәсе, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә һәм җәмәгать судьялары һәм алар аппараты хезмәткәрләре катнашында хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, янгынга каршы саклану чаралары һәм янгын чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеген аңлату максатыннан янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр үткәрелде, дип яза җирле басма.

Сценарий буенча суд бинасының канцелярия кабинетында кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут мебельгә күчте, коридор буйлап төтен таралды. Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң барлык хезмәткәрләр һәм бирегә килгән кешеләр бинадан чыктылар. Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде. Бина санаулы минутларда чолгап алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр. Янгын сүндерүчеләргә, “бер хезмәткәрнең ялкын телләре үрмәләгән“ кабинетта калуы хакында җиткерелде. Коткаручылар аны, кислород белән тәэмин иткән махсус битлек кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар һәм медикларга тапшырдылар. Табиблар зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясаганнан, ясалма сулыш алдырганнан соң аны тормышка кайтардылар. Янгын сүндерүчеләр кабаттан “ялкын телләрен” авызлыкларга керештеләр. Ишектән чыга алмаган ике хезмәткәргә тәрәзә аша чыгу өчен озын баскыч куелды. Эвакуация төгәлләнгәч, утсүндергечләр белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан инструктаж үткәрелде.

Күрсәтмә өйрәнүләргә нәтиҗәне Суд приставлары федераль хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов ясады. Ишек-тәрәзәләр ябылганмы, утлар сүндерелгәнме, иң кирәкле документлар алынганмы – болар барысы да исәпкә алынды. “Өйрәнүләр төгәл билгеләнгән сәгатьтә башланды. Әмма без 7 минуттан соң вакытны карауны туктаттык. Суд бинасының техник характеристикасы буенча эвакуацияләү нормативларына – 6 минутка сыешып бетә алмадык. Соңгы кеше чыкканда 9 минут үткән иде. Өйрәнүләргә канәгатьләнерлек билгесе куярга була”,– дип йомгаклады Андрей Вячеславович һәм киләчәктә тикшерүләрнең алдан хәбәр итмичә дә үткәреләчәген искәртте. Эвакуацияләүдә мөһим үзгәрешләргә килгәндә, янгын була калганда хәзер төп керү ишегендәге ачкычның йозакта калдырылырга тиешлеге аңлатылды. Бу – бинада кемнеңдер барлыгы ачыкланса, ишекне ачарга ачкычның кемдә икәнлеген эзләп вакыт үткәрмәү өчен кирәк. Шулай ук эвакуация вакытында бинада булган чит кешеләрнең хезмәткәрләрдән аерым фильтрлануы да мөһим. Әйтик, утның кыска ялганыштан чыкмаганлыгы, ә кемнеңдер төрткән булуы ачыкланса, шик шуларның берсенә төшәргә мөмкин. Саба янгын часте начальнигы Илдар Закиров үзенең чыгышында гадәттән тыш хәлләрдә коткаручының гаепләнүчегә әйләнүе ихтималы булган очракларга тукталды һәм һәркемне өендә утсүндергеч тотарга чакырды. Иң кечкенәсен булса да, 400-500 сумлыгын. Шул бәядәге баллон гомер буе җыйган байлыгыңны уттан алып калырга мөмкин. “Без шуңа акча кызганабыз”,– диде Илдар Закиров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10