ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайда 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

Җәмгыять

Чаллыда яңа пляж ачылачак

26 апрель 2018, 09:00

Чаллыда яңа пляж ачылачак Мәләкс елгасы буендагы "Үзәк" урам тукталышындагы яңа пляжны канунлаштырасы бар.

(Чаллы, 26 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Чаллы шәһәрендә коену урыннары артачак. Бу мәсьәләне шәһәр башкарма комитетында тикшерделәр, дип яза җирле басма.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең инспекторлар бүлеге башлыгы Әбүзәр Нугуманов әйтүенчә, Чаллы халкы 4 пляжда ял итә алачак. Бу Табеев исемендәге Яр буендагы, "Урман әкияте" ял базасындагы, "Дубки" һәм "Радуга" сәламәтләндерү комплексындагы кызыну һәм коену урыннары. Моннан тыш, Мәләкс елгасы буендагы "Үзәк" урам тукталышындагы яңа пляжны канунлаштырасы бар.

"Бүгенге көндә анда барлык шартлар тудырылган: йөзү зонасы чикләнгән, елга төбе водолазлар ярдәмендә чистартылган. Пляжны бары исәпкә алырга кирәк", – ди Әбүзәр әфәнде. Моның өчен тиешле документларны рәсмиләштерерү мөһим. Белгечләр әйтүенчә, биредә суның сыйфаты санитар нормаларга туры килә. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин бу объектны рәсмиләштерү эшенә керешергә кушты.

Шәһәрдә санкцияләнмәгән 10 пляж бар икән. Алар арасындагы иң куркынычы "Навигатор" көймә станциясе янындагысы. "Урын яхшы. Җәй көне анда бик күп кеше ял итә. Бу территорияне тәртипкә китерү турында да уйларга кирәк. Шәһәр зур. Халыкка ял итү зонасын зурайту зарур", – ди башкарма комитет җитәкчесе дә.

11-28 майда барлык пляжлар һәм көймә станцияләренең коену сезонына әзерлеге тикшерелә. Бу урыннарны балалар мәйданчыклары, азык-төлек сату пунктлары белән җиһазлау турында да сүз булды. Спиртлы эчемлекләр сату тыела.

6нчы Эзләү-сак зона отряды башлыгы Фәнис Хаттапов пляжларда эшләүчеләрнең санын арттырырга тәкъдим итте. Узган ел елга буйларында 12 кеше генә эшләгән. "Су объектларын тиешле контрольдә тоту өчен кешеләр саны күбрәк кирәк", – диде ул. Әмма бирегә эшкә килергә теләүчеләр юк икән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10