ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды
Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Спорт

Татарстан синхрончысы Россия чемпионатында бронза медаль алды

25 апрель 2018, 19:48

Олеся Архипова солистлар арасында техник программада өченче урынны алды.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан җыелма командасының синхрончысы Олеся Архипова Казанда башланган Россия чемпионатында бронза медаль алды. Спортчы “соло” категориясендә техник программада өченче урынны алды.

Архипова 87.3290 балл җыйган. Алтын медальне 90.1874 балл җыйган Мәскәү җыелма командасы вәкиле Екатерина Игнатьева, ә икенче урынны 89.0169 балл белән Санкт-Петербург командасы спортчысы Карина Шәйдуллина алды.

25-27 апрельдә Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10