ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды
Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Хәвеф-хәтәр

Казанда мәчет янындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән

25 апрель 2018, 17:44

Юл һәлакәте бүген Мусин һәм Чуйков урамнары чатында булган.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Казанда Мусин урамындагы мәчет янындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары хәбәр итте.

“Татар-информ” агентлыгы бүген көндез Мусин һәм Чуйков урамнары чатында “Лада Приора” һәм “Лада Веста” җиңел машиналары катнашында җитди һәлакәт булуын хәбәр иткән иде.

Бәрелешүдә “Лада Веста” автомобиле әйләнеп түбәсенә капланган.

Һәлакәттә өч кеше – “Лада Приора” автомобиленең пассажирлары - 5 яшьлек бала, 27 яшьлек кыз һәм “Лада Приора” йөртүчесе 20 яшьлек егет зыян күргән.

Ашыгыч ярдәм табиблары баланың башы имгәнүен белдергән. 27 яшьлек пассажир баш мие селкенү һәм башка җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. “Лада Приора” автомобиле йөртүченең дә баш мие селкенгән.

Һәлакәтнең кем гаебе белән килеп чыгуы әлегә билгеле түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10