ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Мәдәният

“Әлиф” спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара

25 апрель 2018, 16:10 , Фото: Салават Камалетдинов

“Әлиф” спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара Спектакльне халыкара фестивальгә җибәрү турында Татарстан Мәдәният министрлыгының карары чыккан.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әлиф» хореографик спектакле Азербайҗанга театр фестиваленә бара алачак. Бу хактагы мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге спектакль биючесе, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла раслады. Егетләрне халыкара фестивальгә җибәрү турында Татарстан Мәдәният министрлыгының карары чыккан. «14 майда китәбез, 15 майда Шеки шәһәрендә биибез», - диде Нурбәк Батулла.

Шунысы игътибарга лаек, шул ук команда 12 май көнне “Шамаил” дип аталган яңа спектакльнең премьерасын тәкъдим итә.

Мәгълүмат өчен. 12 – 19 майда Азербайҗанның Шеки шәһәрендә халыкара театр фестивале үтә. Фестивальнең максаты – заманча театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү. Оештыручылар катнашучыларның яшәү һәм туклану чыгымнарын үз өсләренә алалар. Юл чыгымнары катнашучыларның үз җаваплылыгында кала.

Искәртеп үтәбез, Нурбәк Батулла «Алтын битлек» театр премиясен алганнан соң, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Әлиф» хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов Азербайҗан Республикасының бу спектакль белән бик кызыксынуын әйткән иде. Чөнки әлеге төрки халык та шул ук алфавит алышуны кыенлыгын күргән. Әмма егетләр юлга акча таба алмаганнар иде.

Исегезгә төшерәбез: 15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага "Заманча балет" номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды.

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10