ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Икътисад

В.Андрефф Россиядә турыдан-туры инвестицияләр агентлыкларын үстерергә кирәк, дип саный

25 апрель 2018, 15:45 , Фото: Солтан Исхаков

В.Андрефф Россиядә турыдан-туры инвестицияләр агентлыкларын үстерергә кирәк, дип саный Спорт икътисады эксперты Владимир Андрефф сүзләренчә, бу Бөтендөнья банкы белән үзара эшләр алып баруга ярдәм итәчәк.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Париж 1 Пантеон-Сорбонна” (Париж шәһәре) Университеты мактаулы профессоры, спорт икътисады эксперты Владимир Андрефф сүзләренчә, Россиядә турыдан-туры инвестицияләр агентлыкларын үстерергә кирәк. Владимир Андрефф бу Бөтендөнья банкы белән үзара эшләр алып баруга ярдәм итәчәк, дип әйтте. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Цифрлы икътисад. Көнбатыш тәҗрибәсе” пресс-конференциясендә әйтте.

“Белгәнегезчә, мин 90 нчы елларда Россия икътисады үсеше эшләрендә катнашкан идем. Мин киңәшче булган идем. Кызганычка каршы, мин ваучерларны кертү белән риза түгел идем. Һәм икътисад фәннәре докторы Егор Гайдар үткәргән приватизация белән дә риза түгел идем. Әмма аның кулларында хакимият булу сәбәпле, мине, киңәшчене, беркем дә тыңламады. Икенче момент. Россия икътисады, 90 нчы еллар белән чагыштырсак, бүгенге көндә яхшы якка үзгәрде. Минем фикеремчә, Россиядә турыдан-туры инвестицияләр агентлыкларын үстерергә кирәк. Россия чит илләрдә инвестицияләр булдырган кебек, башка чит илләрнең турыдан-туры инвестицияләрен җәлеп итәргә тиеш. Бу, үз чиратында, Бөтендөнья банкы белән үзара эшләр алып баруга ярдәм итәчәк. Әмма бу очракта җәмгыятьтә институцональ үзгәрешләр кертергә кирәк булачак”, - диде Владимир Андрефф.

Владимир Андрефф Казанга “Яңа икътисадка яңа институтлар” XII Халыкара институциональ икътисад конференциясендә катнашырга килде. Конференция В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында 26-27 апрельләрдә үтәчәк. Шулай ук конференциядә катнашырга институциональ тикшеренүләр Халыкара ассоциациясе рәистәше, икътисад фәннәре докторы, Journal of Institutional Studies баш мөхәррир урынбасары Вячеслав Вольчик һәм Россия фәннәр академиясенең алдынгы академиклары килде.

Бу конференциядә Россия икътисадының тизләнешенә кагылган сораулар, чималлы территорияләрнең, чит ил инвестицияләренең һәм шәһәрләрнең эффективлыгы үсешләре һәм башка бик күп сораулар каралачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10