ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Мәдәният

Камал театрында тамашачы аншлаг белән “Тормышмы бу?” спектаклен карады

25 апрель 2018, 11:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Камал театрында тамашачы аншлаг белән “Тормышмы бу?” спектаклен карады “Тормышмы бу?” – Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган яңа спектакле.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театры “Тормышмы бу?” премьерасын өченче тапкыр күрсәтте. Спектакльне карарга Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТНВ генераль директоры Илшат Әминов килгән иде. Залда аншлаг булды.

“Тормышмы бу?” – Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган яңа спектакле. Аны яшь режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Инсценировка авторы да ул үзе. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.

Спектакльнең сюжеты буенча авыл мулласының малае – Хәлим мәхдүм Казанга укырга килә. Бер яктан, аң-белем тупласа, ислам фәннәрен үзләштерсә, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тотып, мәгърифәт биреп, халкына хезмәт итәргә хыялланса, икенче яктан, табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Шулай итеп, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Китапларын тузан каплый, надан хатыны кебек үк надан бер кешегә әверелеп кала.

Спектакль белгечләр тарафыннан да, тамашачы тарафыннан да уңай бәя алды. Ул татар театрында яңа этап дип бәяләнә.

Тамаша антракт белән өч сәгать бара. Исхакый текстлары укыр өчен бик җиңел булмаса да, Искәндәр Хәйруллин телендә алар тетрәндереп күңелгә үтеп керә. Тамашачы милләт өчен 100 ел элек актауль булган проблемаларның бүген дә актуальлеген аңлап тетрәнеп чыга.

“Тормышмы бу?” спектакле 11 һәм 31 май көннәрендә кабат күрсәтеләчәк.

Әлеге спектакль турында Интертат.татар сайтында “Тормышмы бу?” Камал театры белән Гаяз Исхакый диагноз куя: милләтнең дошманы - надан хатыннар" дигән язма укыгыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10